Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

Теше сызлаган ир-атның авызында энә сына, табиб кисеп карый, аннары ир-ат энәне йота

0

Мәскәү өлкәсендәге Люберцы шәһәрендә стоматолог пациентның авызында сынган энә кисәге калдырган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Сынган энә ир-атның теш казналыгына кадалып калган. Хәзер ул табибтан компенсация алырга тели.

Машина йөртүче булып эшләүче 33 яшьлек ир-атның теш бик каты сызлый, ул аскы казналыгындагы тешен алдырырга стоматологка килә. Табиб анестезияне аскы казналыкка ясый, казналык сөягенә эләккән энә 30 градуска бөгелә. Ир-ат кычкырып җибәрә, табиб шприцны авыздан тартып чыгара, аннары авыруны тынычландыра да бөгелгән энәне кабат теш казналыгына кадый. Шул чакта энә төбеннән сына да теш казналыгына кадалып кала.

Энә калдыгын тартып чыгару өчен стоматолог аскы казналыкта кисем ясый. Тик барыбер энә калдыгын ала алмый. Ачуы чыккан пациент мәгънәсез шөгыльне ташларга сорый һәм Жуковский өлкә клиник хастаханәсенә үзе китә. Юлда ир-ат энәне йотып җибәрә.

Хастаханәдә дежур хирург пациентны карагач, яраны эшкәртә. Ул стационарга ятып дәваланырга киңәш итә. Ир-ат ризалаша. Аннары хастаханәгә «ашыгыч ярдәм» чакыралар һәм ир-атны башка хастаханәгә алып китәләр.

Ир-ат әлеге хәлгә бик ачулы, ул хокук саклау органнарына гариза язып, стомотологны җаваплылыкка тартырга тели, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублёв обыграл Бублика и вышел во второй круг турнира ATP в Дохе






Экс-мэра Самары Тархова и его жену не смогут похоронить по нескольким причинам

Михаил Котюков: Российский научный фонд предоставляет возможность регионам страны через совместную линейку проектов заинтересовать молодежь

Праздник настоящих мужчин. Мероприятия в Москве на 23 февраля

Россиянам рассказали, как получать сразу три пенсии