Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

Ташлар арасына кысылып калган туристны коткару өчен, аягын кискәннәр

0

Австралиядә елгада ташлар арасына кысылып калган туристны коткару өчен, аягын кискәннәр. 20 сәгатьлек сынаудан соң аны критик халәттә хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Каяк (ишкәкле тар көймә) белән йөзүче ир-атны елгада ташлар арасыннан коткару өчен бик күп вакыт кирәк булган. 60 яшьлек туристны самолет белән хастаханәгә илткәннәр.

129 км озынлыктагы бик көчле елга каякинг һәм рафтинг белән шөгыльләнүчеләрне җәлеп итә.

Көндезге өченче яртылар тирәсендә бу ир-ат Франклин елгасында каякта йөзә, шул чакта ул «капкынга» эләгә. Ир-ат «акыллы сәгать» аша коткаручыларга хәбәр бирә. Франклин-Гордон Уайлд-Риверс илкүләм паркында бик катлаулы шартларда коткару эшләре 20 сәг чамасы дәвам итә.

Коткаручылар берничә тапкыр ир-атны тартып чыгарырга маташып карый. Берничә сәгать су астында тору сәбәпле, ир-атның хәле китә башлый. Коткаручылар фикерләшкәннән соң, аның аягын ампутацияләргә карар кыла.

«Бу коткару бик катлаулы техник операция булды, ир-атның гомерен саклап калу өчен, күп сәгатьләр дәвамында гаҗәеп зур көч таләп ителде. Катлаулы карар – аягын ампутацияләү турында карар килгәнче, бу кешене чыгару өчен бөтен көч куелды», – дигәннәр полициядә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Курникова

43-летняя Анна Курникова не может передвигаться без инвалидного кресла






Уголовное дело возбудили в отношении замгубернатора Ростовской области

"Непуганых кировских водителей она не остановит": мнение горожан о появлении первой выделенной полосы для автобусов

Новостройки подешевели только в 19 городах

Музей авиатехники в «Орешково» пополнился новым экспонатом