Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

Гүзәлем Салават белән бала тудыру йортына китүләрен хәбәр итте

0

Гүзәлем белән Салават Миңнехановлар бу көннәрдә, социаль челтәрдәге язылучыларын шатландырып, икенче тапкыр әти-әни булачакларын хәбәр итте. Аннары халык, малай да көткәннәрен белеп, матур пар өчен кабат куанды.

Инде менә Гүзәлемгә «хәерле сәгатьтә», «җиңеллек белән таза-сау бала табарга язсын» дип теләр вакыт җиткән.

Миңнехановлар гаиләсе Казандагы түләүле бала тудыру йортына китүләрен хәбәр итте.

«Бу видеоларны күрәсез икән, димәк, без көтелгән очрашуга киттек. Әнинең бу көннәрдә янымда булуы бик тынычландырды. Булачак Әнигә дә Әни кирәк. Ә Салават – минем иң зур таянычым», – дип яза Гүзәлем.

Видеода күренгәнчә, «монда иң борчылган кеше мин» дип, Салават кызына үзен кочакларга куша.

Шулай ук Гүзәлем кызы Мәдинәне тапкан клиникага килүен күрсәтә һәм табибы белән таныштыра.

«Минем табиб – акушер-гинеколог Шакирова Фәридә Кәримовна, югары категорияле табиб, Татарстанның атказанган табибы. Искиткеч олы йөрәкле кеше», – дип яза ул.

Фото: © Фото: Гүзәлемнең Телеграм-каналыннан




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублёв обыграл Оже-Альяссима на тай-брейке и вышел в финал турнира ATP в Дохе






Награды президента стали для Прилепина значимым достижением

Как сэкономить на продуктах для масленичных блинов

Ловчев: «Зенит» - показатель лучшей трансферной политики в России»

В АКРА прогнозируют сокращение импорта пива в России.