Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

Кабаклы-эремчекле пирог рецепты

0

Кабаклы-эремчекле пирог өчен 2 төрле камыр кирәк булачак. Пирогта кабак тәме сизелми дә диярлек.

Кабаклы камыр өчен 400 грамм пешкән кабак, 2 йомырка, 60 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы он, 2 аш кашыгы манный ярмасы кирәк.

Кабакны шакмаклап турарга һәм, коры табага салып, духовкада пешереп алырга. Аннары суытырга һәм, башка ингредиентларны да салып, блендер белән болгатырга.

Эремчекле камыр өчен 300 грамм 9 процентлы эремчек, 100 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 3 аш кашыгы каймак, 2 аш кашыгы манный ярмасы, 2 аш кашыгы он, ванилин.

Барлык ингредиентларны бергә салып, блендер белән вакларга.

Аннары табага пергамент кәгазь җәяргә һәм камырны, кашыклап, табага чиратлап салырга, «зебра» сыман пирог була. Шулай ук табага башта кабаклы камырны, аннары өстенә эремчекле камырны салырга була. Бу очракта пирог ике катлы килеп чыга.

180 градуска кадәр кызган духовкада 1 сәгать чамасы пешерергә.

Фото: © Гөлүзә Василова




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Карен Хачанов — о том, думает ли он о завершившихся матчах: был моложе — загонялся






"Атом" стал подвигом всего советского народа: кто есть кто в новом сериале

СК завел уголовное дело по факту стрельбы в торговом центре в Мытищах

Обидели «Родину»: Астраханский «Волгарь» стартовал с победы

Эрдоган пригрозил возобновить операции против «Рабочей партии Курдистана»