Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

Үзенең теленә хуҗа була белмәгән кешегә киңәш

0

«Алтаң» мәчете телеграм-каналында «Әхлак дәресләре»ндә телне саклау турында аңлаттылар.

Пәйгамбәребез: «Кем Аллаһыга һәм илчесенә иман китерсә, яки хәерле сүз сөйләсен, яки дәшмәсен», – дигән (Бохари, Мөслим китапларында).

Үзенең теленә хуҗа була белмәгән кеше күркәм әхлак иясе була алмый. Галимнәребез бу хакта шундый хикмәтле сүз әйткәннәр: «Авыз эчендәге сүзгә син хуҗа, авызыңнан чыккан сүз – сиңа хуҗа».

Шуңа күрә, акыл иясе сүзенә хуҗалыкны тапшырыр алдыннан кат-кат фикерләргә тиеш. «Яки хәерле сүз сөйләсен, яки дәшмәсен».

Димәк, әйтәсе сүзебезне махсус фильтр аша чыгарганда ике нәтиҗәгә киләбез:

1. Бу сүз – хәерле, дөньям-ахирәтем өчем файдалы, аны әйтүдә хәерлелек бар.

2. ⁠Бу сүздә хәерлелек юк: яки ялган, яки гайбәт, яки кемнедер кимсетү, яки һичбер файдасы булмаган буш сүз… Кеше нәфесен ул сүздән тыя, телен саклый.

Адәм баласы кылган һәр эше өчен генә түгел, әйткән һәр сүзе өчен дә Кыямәттә җавап бирәчәк.

Аллаһы Тәгалә әйтә:

مَّا يَلْفِظُ مِن قَوْلٍ إِلَّا لَدَيْهِ رَقِيبٌ عَتِيدٌ*

«Авызын ачып бер сүз әйтергә дә өлгермәс, уяу сакчы (фәрештә) аны язып куяр». («Каф», 18).

.Телен йөгәнли алмаган кеше әхлаклы булмас.

Йә, Раббым, безгә телләребезне яман сүзләрдән сакларга ярдәм ит.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рейтинг ATP. Циципас вернулся в топ-10, Махач дебютировал в топ-20






Легкий пассажирский самолет с дымящимся двигателем приземлился в Хабаровске

Product placement от Медиагруппы «Не надо Ля-Ля»: интеграция брендов в кино и сериалы

Красноярск примет финал открытого чемпионата России по зимнему волейболу

Мое дело. Как Алексей Пронин в отцовском гараже осуществляет свои мечты