Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

«Елыйм, аның өчен дога кылам». Кибет директоры сатып алучыны буып үтергән

0

Мәскәү өлкәсендә супермаркет директоры кибеткә килгән сатып алучыны буып үтергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Сатып алучыны хәмер урлаган өчен үтерүдә шикләнелүче директорны кулга алганнар. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткән.

Якынча белешмә буенча, 30 ноябрьдә Раменский шәһәр округында бу кеше, кибетнең ярдәмче бүлмәсенә алып кереп, сатып алучыны кыйный, аннары буып үтерә. Имгәнгән ир-ат урында ук вафат була.

Әлеге җинаять мотивы – сатып алучы хәмер урлау, диелә.

Җинаять эшен тикшерү бара.

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, мәрхүмне 1 шешә хәмер өчен үтергәннәр. Кибет директоры аны башка хезмәткәрләр белән бергә тота. Ләкин җәза биргәндә артыгын кылана, шуннан соң урынга килгән табиблар сатып алучының үлемен раслый.

Фаҗига Удельная бистәсендә була. Салмыш килеш кибеткә килгән Тимур В., кассада түләмичә генә, 1 шешә аракы алып чыкмачы. Тик аны супермаркет директоры Мухаммадджон Х. күреп ала. Ул Тимурны ярдәмче бүлмәгә алып кереп китә. Бу бүлмәдә видеокамералар булмый. Аннары каракны носилкага салып алып чыгалар, дип хәбәр итә «РЕН ТВ».

Тимур мәктәптән соң хәрби училищега керә, тик гаиләсендә проблемалар булганга тәмамламый. Аннары анасы онкологиядән үлә. Тимур кайгысын хәмер белән басарга маташа. Аңа абыйсы да, элеккге хатыны да ярдәм итми.

«Ул үзе җиңә алмады хәмерне. Ул эчмичә яши алмый иде. Кайчак, килеп, 100 сум сорады, ләкин без аңламадык. Кешенең ашарга ипие юктыр, дип уйладык, башта бирә идек. Мин елыйм, аның өчен дога кылам», – ди күршесе Мария.

Эчәр өчен, Тимур биредәге кибетләрдән урлаштыргалый. Сатучылар моны белә, еш кына куып чыгаралар, ләкин бу юлы кибет директоры җәза белән арттырып җибәрә, ди «РЕН ТВ» хәбәрчесе.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Русские девушки взяли реванш за финал Олимпиады-2024. Холодная месть Андреевой и Шнайдер в жаркой Австралии






Московская «Неделя памяти» открылась выставкой о Праведниках народов мира

Сергей Собянин: Благотворительная деятельность не имеет формальных границ

ДЕЛА Яниса Тиммы, генерала Кириллова и... SHAMAN СОВПАЛИ НЕ СЛУЧАЙНО?! И ДОПОЛНИТЕЛЬНЫЕ ВАЖНЫЕ НОВОСТИ. Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Актеру Петрову пришлось успокаивать Барбару де Рехиль на съемках «Василия»