Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

«Йөрәге ике тапкыр туктады». Үсмер идарә иткән машина агачлар арасында эленеп калган

0

Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә 17 яшьлек егет 11 ноябрьдә авариягә очрый. Ул 23 көннән соң хастаханәдә үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Үсмер малай «Тойота Корона» машинасы руле артына утырып чыга һәм авария ясый. Шуннан соң ул хастаханәдә ята, тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

Авария иртән 6.20 сәгатьтә була. «Тойота Корона» машинасы зур тизлектән барган килеш юлдан чыгып китә, агачларга бәрелә һәм ике агач арасына кысылып кала. Машинаның алгы ягы бәрелә, арткы тәгәрмәчләре һавада эленеп кала. Үсмерне тимер-томыр өеменнән чыгару өчен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары кирәк була.

Үсмернең гомере кыл өстендә була. Урынга килгән табиблар аны хастаханәгә алып китә. «Хастаханәгә китергәч, аның йөрәге 2 тапкыр туктады, табиблар аны 2 тапкыр тормышка кайтарды», – дигәннәр Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре.

Соңрак ачыкланганча, машина үсмернең танышыныкы була. Машина ачкычлары үсмергә ничек килеп эләккәнен ачыклыйлар.

Якынча версия буенча, үсмер машинаны сорамыйча алып чыгып киткән, диелә хәбәрдә.

Тикшерү бара, баланың ата-анасын да җаваплылыкка тарталар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Дарья Касаткина

«Сучка». Уроженка Москвы отреагировала на поражение от Касаткиной на Australian Open






Дикиджи объяснил, почему не прыгнул четверной аксель на чемпионате России по прыжкам

19 января в истории Асбеста

Mash: у известного режиссера Геральда Бежанова подозревают инсульт

Казань заняла 47 место среди городов России по доходности квартир при сдаче в аренду