Азат Абитов әнисенең балачак хыялын тормышка ашырган
Азат Абитов әнисенең балачак хыялын тормышка ашырган. Әни белән ул зур сәхнәдә дуэт-җыр башкарганнар.
«Әниемнең җылы кочагы» концертында әни белән җырлаган җыр сезгә бик ошады бугай. Шуңа тулы видеосын калдырам.
Әнинең балачактагы олы сәхнәдә җырлау хыялы тормышка ашты, Аллаһка шөкер.
«Әнкәйләрнең назлы күзләре» – Әсәдулла Молотков сүзләре, Фәрит Абитов көе», – дип яза ул бу турыда.
«Афәрин, Альбина апа», «Әй Алла, рәхәт тә инде. Үзе моңлы, күңелгә ятышлы җыры», «Супер җырлыйсыз, Альбина апа», – дип, матур сүзләрне кызганмаганнар Азат Абитовның әнисенә.