Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

Дин буенча өйдә песи яки эт тотарга ярыймы?

0

«Хозур» нәшрияты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында «Өйдә эт яки песи тотарга ярыймы» дигән сорауга җавап чыкты.

Әлеге җан ияләренә игътибарлы һәм кайгыртучан булудан тыш, аларга карата булган кайбер тыюлар да бар.

Өй эчендә эт асрауны динебез рөхсәт итми, чөнки аның йоны һәм селәгәе ислам буенче нәҗес булып санала. Эт селәгәе намаз уку урынына, киемнәргә тигән очракта, бу урында намаз уку, әлеге киемнәр белән гыйбадәт кылу дөрес булмый.

Расүлебез: «Эт булган йортка фәрештәләр кермәс», – дип әйткән.

Әмма, бу – этләрне асрау гомумән тыелган гамәл, дигән сүз түгел, билгеле.

Йортларында песи тотарга теләүчеләрнең эшләре җиңелрәк: әлеге хайваннарны бернинди тыюларсыз асрарга мөмкин.

Расүлебез мәчеләрне чиста хайваннар дип әйткән дөрес хәдисләр күп.

Шулай ук үзебезнең кул астында булган мәхлукларны тәрбияләү, вакытында ашату-эчертү турында да истән чыгармасак иде, чөнки без Кыямәт көнендә моның өчен дә җавап бирәчәкбез.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Стало известно место Рыбакиной в обновленном рейтинге WTA






Киноклуб Музея Победы пригласил на показы в марте

Карпин прояснил позицию по Дзюбе в сборной

Новинка в Fix Price – Турбо-спиннеры «Турбозавры»!

Бывшего вице-премьера Чувашии обвинили в получении взяток и ценностей