Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

«Тартмада киемсез килеш ашатмыйча тотканнар». Ябыгып беткән 9 айлык баланы апалары тапкан

0

Уфада ата-анасы нәни баланы пычракта яшәтә, тиешенчә ашатмый, ул ябыгып беткән. Бу турыда «Башинформ» яза.

9 айлык сабый бер фатирда – пычрак һәм сасыда, коточкыч шартларда яши. Бүлмәләрдә – тараканнар, чүп өеме, ертылган обойлар. Сабыйны караваттан калган тартмада, киемсез килеш тоталар, диелә хәбәрдә.

Хәзер сабыйны атасының апасы алган. Ул малайга опека рәсмиләштергән, бөтен медицина тикшеренүләрен узган. Балага озак реабилитация таләп ителә. Аны үз анасы туганнан бирле тәрбияләми, бала кирәкми, ди, аны карауны авырыксына. Әтисенең туганы малайны үзендә калдырырга һәм үз баласы кебек тәрбияләргә җыена.

Тикшерү версиясе буенча, 2024 февраленнән октябренә кадәр әни кеше ире белән бергә сабыйны ашатмый. Алар февральдә туган баланың үзе хәрәкәтләнә һәм үзенә ярдәм күрсәтә алмавын аңлап, озак вакытка сабыйны ризыксыз калдыра. Сабый бик ябыга һәм үсештә артта кала.

Ир белән хатын баланы фатирда эт белән икесен генә озак вакытка калдырып чыгып китә. Әни кеше малаен медицина оешмаларына алып бармый, гигиена процедуралары ясамый.

Бу хәлләрне әти кешенең апасы белеп ала һәм хокук саклау органнарына хәбәр итә. Ир белән хатын башка төбәккә барырга җыена, сабыйны үзен генә калдырырга уйлыйлар. Шуны белгән апа кеше фатирга килә һәм сабыйны караваттан калган тартмада таба. Сабыйның анасын сак астына алганнар, атасын тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Алькарас сыграет на турнире ATP-500 в Токио в сентябре. Он не будет защищать титул Пекина






СМИ: Экс-министра транспорта Дона Кушнарева перевезли в московское СИЗО

Земные орбиты Юрия Гагарина

В Лобне арестовали родителей, истязавших дочь раскаленным металлом

Узнаваемый бренд, репутация, любовь клиентов и ...