Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

Кайгыга баткан ир чит хатынны җирләгән, мәет ашы уздырган көнне үз хатыны кайтып кергән

0

Таганрог шәһәрендә ир белән хатын арасында көнчелектән чыккан низаг үлем, җирләү, мәрхүмәнең «могҗизалы терелүе», ир белән хатынның татуланышуы белән тәмамланган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Ольга белән Юрий 16 ел бергә яши. Соңгы арада талашалар, 41 яшьлек Ольга башка ир тапкан, дип сөйлиләр. Ул кем белән калырга да белми – еллар буе торган ирен дә ташлый алмый, яңа сөяркә дә кирәк. Юрий көндәше барын белгән, диләр. Ләкин аерылышмаган. Менә Ольга ике ир арасында йөргән инде.

Дуслары сүзләренчә, чираттагы талаштан соң, хатын өйдән чыгып китә. Акча да, документлар да, телефон да алмый. Ир ни уйларга белми, көндәшкә китте, дип уйлый. 3 көн көткәч, ул полициягә бара, гариза яза. Полициядә аңа, әгәр үлгән булса, иң беренче шик үзенә төшүен дә искәртәләр.

1 атнадан, Ольганың гәүдәсе табылды, үлгән, дип хәбәр итәләр. Юрий мәетне танырга барганчы бик күп эчә, моргка барып та җитми.

Дуслары сүзләренчә, мәетне аннан башка гына таныйлар, Ольга, дип бирәләр. Юрий мәетне алып кайтып җирли. 16 ел бергә яшәгән хатынын зурлап озата – табут ала, яңа кием кидерә, грим салдыра. 30 меңгә кафе яллый, барысын да кешечә оештырырга тырыша.

Тиешле көнне моргка хатынының туганы белән бара. Табутта сары чәчле, түгәрәк йөзле хатын ята, маникюры, кашында татуажы була. Ольга исә карарак, салонга да йөрми. Тик Юрий мәетнең үз хатыны булуына шикләнми.

Туганнары шикләнә инде, төрле сүзләр тарала. Ольганың туганнары, мәет аларның кызы түгел, дип саный, Юрий туганнары, Ольга, дип ышана. Каршылыклар булса да, барысы да мәетне искә алу табынына килә.

Берничә атна узгач, Ольга кайтырга була. Өй янында ул күршеләрен очрата, алар исә мәет ашына барырга чыккан була. Ольганы күргәч, чукына башлыйлар, Ольга гаҗәпкә кала. Күршеләр аңа барысын да сөйләп бирә.

Хатыны исән булуын Юрий табыннан соң, өйгә кайткач кына белә. Күршеләр аңа алдан берни әйтми.

Кайткач ир белән хатын тагын талаша – бу юлы Ольга үзен танымаганга үпкәли. Аннары алар татуланыша. Хәзер башка борчулар чыга. Ольганы «үлгән» дигәч, эштән дә сызып атканнар, паспорты да юк – үлү турында таныклык биргәндә паспортны юк итәләр.

Хәзер алар документлар артыннан йөри.

Ольга урынына җирләнгән хатынның шәхесен ачыклау өчен, каберне казып ачканнар. Ул 39 яшьлек Светлана булып чыккан. Ул ялгызы яшәгән, еш эчкән. Аны башка кабергә күммиләр, табличканы гына алмаштыралар, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Мирра добралась до Соболенко. Нас ждет суперматч в Австралии






Юран недоволен иностранными тренерами в РПЛ

Президент Ирана не исключил полноценного военного сотрудничества с Россией

Турагент Арутюнов рассказал о правильной подготовке поездки на отдых в Китай

Депутат Стенякина заявила, что бюджет России готов к допиндексации пенсий