Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

Бала таба алмасаң, нинди дога укырга?

0

«Хозур» нәшрияты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында баласы булмаган кешеләргә киңәш чыкты.

Бала сорап укыла торган дога бармы? «Кияүгә чыкканга инде бик күп ел узды. Балага уза алмыйм. Ирем дә, мин дә сәламәт. Сәбәбе нидә икәнен белмиләр. Бала сорап кылына торган дога бармы ул? Соңгы өметем...»

Бала алып кайтырга теләгән һәм планлаштырган парларга Пәйгамбәребез (с.г.в.) (якынлыкка кадәр) түбәндәге доганы укырга киңәш иткән:

بِسْمِ اللَّهِ،اللَّهُمَّ جَنِّبْنَا الشَّيْطَانَ، وَجَنِّبْ الشَّيْطَانَ مَا رَزَقْتَنَا

«Бисмилләһи Аллаһүммә җәннибнә шәйтаанә үә җәнниб шәйтаанә мәә разәктанәә».

«Аллаһ исеме белән башлыймын. Йә Раббым, безне шәйтаннан сакла һәм безгә бирелгән нигъмәтләрне дә шәйтаннан сакла».

Ә Зәкәрия галәйһиссәлам исемле пәйгамбәр, бала сорап, Аллаһы Тәгаләгә менә болай дип дога кылган:

رَبِّ لَا تَذَرْنِي فَرْدًا وَأَنتَ خَيْرُ الْوَارِثِينَ

«Рабби ләә тәз̣әрнии фәрдән вә әнтә хайруль-вәәрис̣иин» (С һәм З хәрефләре астында куелган нокта – әлеге хәрефләрне сакау итеп укырга кирәклеген аңлата).

«Әй, Раббым! Мине берүземне генә калдырма. Син – варисларның иң яхшысы» (21:89)

Дин вә мәгыйшәт




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Камилла Рахимова

Камилла Рахимова проиграла на старте турнира в Индиан-Уэллсе






Минпромторг намерен обновить список товаров для параллельного импорта

Источник 360.ru: на юге Москвы произошел пожар в квартире

«Аленький цветочек» Татьяны Навки в главный праздник весны

Режиссер-скандалист: чем известен Сарик Андреасян и какие фильмы он снял