Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миллиардер таудан егылып төшеп һәлак булган

0

«Mango» Испания компаниясенә һәм кием кибетләре челтәренә нигез салучы, 71 яшьлек миллиардер Исак Андик Каталония тауларында һәлак булган. Бу хакта корпорация сайтында хәбәр ителә.

«Бу шимбәдә булган фаҗигадә рәисебез һәм «Mango»га нигез салучы Исак Андик һәлак булды. Исак – безнең барыбыз өчен дә үрнәк иде. Ул үз тормышын «Mango» проектына багышлады, үзенең стратегик күзаллавы, илһамландыргыч лидерлыгы һәм компаниягә үзе биргән кыйммәтләргә тугрылыгы белән онытылмас эз калдырды. Аның үлеме бик зур бушлык калдыра, әмма без барыбыз да аның варислары һәм казанышларының шаһитлары булып торабыз», – диелә некрологта.

Миллиардер гаиләсе белән экскурсиядә булган вакытта кыядан егылып төшкән. Эшмәкәрнең 43 яшьлек улы Джонатан полицейскийларга әтисенең сукмакта таеп китүен сөйләгән. Ул үзе артында ташлар ишелгәнен ишеткән, һәм шуннан соң аның әтисе 150 метр биеклектән тарлавыкка очып төшкән.

Фаҗига урынына коткаручылар килгән. 15:30 сәгать тирәсендә Исакның мәетен тапканнар. Аны яру өчен, Каталониянең Суд медицинасы институтына алып киткәннәр. Экскурсиядә эшмәкәрнең хатыны да булган.

«Mango» кибетләренә нигез салучы һәм компаниянең директорлар советы рәисе Каталониядәге иң бай кеше һәм Испаниядәге иң бай кешеләрнең берсе була. 14 декабрьгә аны мөлкәтен «Forbes» 4,5 миллиард доллар дип бәяли. Ул планетадагы иң бай кешеләр рейтингының 750нче урынында булган.

Андик үзенең беренче кибетен 1984 елда Барселонада ача. 1992 елда ул үз компаниясен халыкара дәрәҗәгә чыгаруга ирешә. Хәзер «Mango» челтәренең 110 илдә 2100 кибете бар. Бизнесменның улы, директорлар советы әгъзасы Джонатан аның варисы булырга мөмкин.

«Mango» кибетләре Россиядә дә эшләде, тик 2022 елда китте. Брендның кибетләрен «АРМ» компаниясе сатып алды.

Күптән түгел танылган хореограф Игорь Рамазанов та кыядан егылып үлгән иде.

Элегрәк Наталья Оленева Гималайда һәлак булды. Күп тапкырлар Россия чемпионы һәм альпинизм буенча спорт мастеры Даулагири тавына төркем белән менүдә катнашты. Фаҗига 6680 метр биеклектә була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Эрика Андреева проиграла в финале турнира WTA 125 в Лиможе в парном разряде






Из-за выброса нефтепродуктов на берег в 2 районах Краснодарского края введен режим ЧС

Mash: Седокову призвали проверить по уголовной статье после смерти Яниса Тиммы

Председатель Костромской облдумы пообещал увековечить память генерала Кириллова

Василий Кузнецов выступил на архитектурном фестивале «Лучший проект Подмосковья»