Эльмира Сөләйманова вафатына ике ел: каберенә сукмак суынмый
Моннан 2 ел элек Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга озаткан көн әле дә хәтеремдә. Үзәккә үтәрлек салкын иде 16 декабрь иртәсе...
Быел һава торышы үзгәрәк. Чаллыда инде икенче көн рәттән буран дулый. Кече Шилнә авылының агачлары да булмаган «яшь» зиратында үзәкләргә үтәрлек итеп җил ыжгыра.
- Эльмира Сөләйманованы җирләделәр: Әнисе кызының исеме язылган тактаны кочаклап елады
Зиратка керү юллары әле чистартылмаган, машинаны авылга бара торган юл кырыенда калдырырга туры килде. Инде зират эченә дә шактый кар салырга өлгергән. Ләкин Эльмираның каберен табуда кыенлык килеп тумады. Зират капкасыннан җырчының каберенә кадәр яхшы итеп сукмак салынган. Бүген эш көне булгач, якыннары (бәлки, дуслары) иртән иртүк килеп киткәннәр булса кирәк янына. Кабере өстендә – роза чәчәкләре. Алар әле туңарга да өлгермәгәннәр, өсләренә йомшак кар явып үткән. Кайберләре инде кар астында ята. Җырчы кабере янына ялларда да килгәннәрдер, мөгаен. 14 декабрьдә әнисе Фирдания апа кызы истәлегенә Коръән ашы уздыруы хакында да язган идек.
- Эльмира Сөләйманова истәлегенә Коръән ашы уздырганнар
Эльмираның каберендә игътибарны җәлеп итәрлек зур кабер ташы юк. Аны башка каберләрдән бик матур бизәкләр белән эшләнгән чардуганы гына аерып тора дип әйтер идем. Чардуганына туган һәм үлгән еллары күрсәтелеп, «Эльмира Сөләйманова (Крапивина)» дигән такта-таш беркетелгән. Бакый тормышында да барысы да «Эльмирача» – җыйнак, тыйнак, күзгә бәрелеп, «мин» дип кычкырып тормый. Кабер янәшәсендә 2 буш урын бар, аның берсе чылбыр белән әйләндереп алынган, ягъни алдан алып куелган.
Узган ел Эльмира Сөләйманованың каберен төш вакытларында зиярәт кылган идем. Кыска гына вакыт эчендә җырчы янына килгән әллә никадәр кеше белән аралашырга өлгердем. Ял көне булу да үз ролен уйнагандыр. Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов, Эльмира белән Диманың гаилә дуслары Фәүзия һәм Фәйзетдин Асылгәрәевлар, туганнан туган абыйсы Илнур Кашаповлар белән сөйләшкән идек. Чәчәкләремне куйганнан соң зират янында шактый озак утырсам да, бу юлы бер кешене дә көтеп җиткерә алмадым. Эльмира турында истәлекләр туплау нияте белән, Кече Шилнә авылына юнәлдем.
- Эльмира Сөләйманова кабере янында якыннары: «Соңгы шалтыратуын ишетмәдем, бик үкенечле»
«Тормыш иптәше зиратка бик еш килә, гел очратып торабыз»
Авыл урамнарында да мәктәп балаларыннан тыш кеше юк иде диярлек. Берән-сәрән очраган ир-атлар да татарча белми булып чыкты. Шулай булуы гаҗәп түгел, Кечке Шилнә – яртылаш рус, яртылаш татар авылы.
Бөтен авыл яңалыкларын җыя торган урын – азык-төлек кибетенә дә сугылдым. Сатучы Илзирә ханым җырчының иҗаты белән яхшы таныш икән. Үзе сөйләү һәм фотога төшүдән баш тартса да, әнисе Рәмзия апа Әхмәтсафинаның Эльмираны бик яратып тыңлавы турында әйтеп, аның номерын җыйды.
Эльмира – моңлы кошыбыз иде. Ирем дә Эльмираны бик яратып сөйли. «Яшь чагыннан ук сәхнәләрдә балкыды инде ул», – ди. Эльмираны үзем дә бик яратам.Үзе китеп барса да, җырлары яши. Интернеттан табып тыңламый калган көнебез юк. Җырчының төркемен дә күзәтеп барабыз. Әле менә бүген дә, төркемен укып, вафатына 2 ел икәнлекне искә төшердем.
- Җырчы Эльмира Сөләйманова җырлары
Авылдашыбыз да булгач, Эльмираның концертына да ел саен бара торган идек. Авыл Сабантуйларын да бик матур алып бара торган иде. Бик моңлы тавышлы җырчы иде, үзе дә бик кешелекле, әйбәт иде ул Эльмира.
Эльмира авылыбыз зиратында минем улым белән янәшә генә ята. Улым Ильмирны да шул елны ноябрь аенда, Эльмираны декабрьдә соңгы юлга озаттык… Бирегә җирләнгәч, якыннарына килеп йөрергә дә бик уңайлы инде. Тормыш иптәше дә зиратка бик еш килә, гел очратып торабыз. Урыннары оҗмахта булсын инде, – диде Рәмзия апа.
«Киләләр, Аллаһының рәхмәтләре яусын. Каберен зиярәт кылганнан соң мәчеткә керәләр»
Кече Шилнә авылы имамы Ринат хәзрәт Сәләхов, шулай ук Эльмираның әнисе белән бер авылдан икән. Аның белән дә аралашып алу мөмкинлеге чыкты.
Иң хәерлесе – Аллаһы Тәгаләнең сүзе. Шуның өчен «әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн» дип башлыйк сүзебезне.
Һәр барчаларыбызның да шушы дөньяга килеп, дөнья эшләре белән мәшгуль булып, Аллаһының биргән гомерләрен яшәп бетереп, бу фани дөньяны калдырып бакыйлыкка күчкән мәрхүмә әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез, ир туганнарыбыз, кыз туганнарыбыз һәм дә инде халкыбызның моңлы сандугачы булган, 2 ел элек көтмәгәндә-уйламаганда бакыйлыкка күчкән Наил кызы Эльмираның рухына да дога-сәламнәребез, салават-шәрифләребез барып ирешсен.
Нихәл итәсең, Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә дә гомерләрне чикле биргән. Бик авыр, бик зур югалту булды Эльмираның китеп баруы. Без Аллаһыбыз йорты мәчетебездә һәр җомга саен авыл зиратына җирләнгән барлык мөселман кардәшләребез рухына дога кылабыз. Эльмирабызның да соңгы урыны шунда булды. Бүген дә, киткәненә 2 ел дип, өйлә намазында дин кардәшләребез белән аны искә алып, рухына дога кылдык.
Эльмираның әнисе, бертуган энекәше белән аралашып торабыз. Киләләр, Аллаһының рәхмәтләре яусын. Каберен зиярәт кылганнан соң мәчеткә керәләр, бергәләп утырып Коръән укыйбыз. Эльмираның төсе булыр дип, әнисе Фидания ханым мәчетебезгә бик матур электр самавыр да бүләк итте. Чаралар, мәҗлесләр уздырган саен, самавырны Эльмира Сөләйманова истәлеге дип әйтә киләм. Әби-апалар, балалар бик яратып чәй эчәләр, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтендә булсыннар.
Бала хәсрәте – бик авыр хәсрәт. Күргәннәргә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, күрмәгәннәргә күрергә язмасын. Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирсен инде Эльмираның әнисенә дә. Әле бит менә тагын шушы көннәрдә генә апасының улын махсус операциядән алып кайтып җирләделәр. Аллаһы Тәгаләнең зур сынаулары инде бу. Бу дөньяга килгәч, ул һәрберебезгә дә шушы сынауларны әзерләп куйган. Җиңеллекне дә Аллаһы Тәгаләбездән сорарга кирәк, – ди хәзрәт.
Ринат хәзрәт Эльмира Сөләймановага җеназа укыган иде.
Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга озатканда җәсәден зур залларга куймыйча, купшы хушлашу мәрасиме уздырмаулары турында сүз чыккан иде. Ринат хәзрәт бу турыда да үз фикерен әйтеп үтте.
Эльмира – Кече Шилнә авылы килене. Тормыш иптәше Диманың әби-бабайларын да яхшы беләм. Авылга гел кайтып йөри торганнар иде. Шуңа да Эльмираны бирегә җирләү дөрес ният булгандыр.
Әлбәттә, артистларны, башка күренекле шәхесләрне туган якларына да алып китәләр, зур заллардан да озаталар. Әле менә берничә атна элек Чаллы драма театрынынннан Дамира апаны озатырга туры килде. Аны туган якларына алып киттеләр. Әмма мәрхүмнәрне нәкъ менә авылга кайтарып җирләргә дигән күрсәтмәләр юк. Бөтен урын да – Аллаһы Тәгаләнең урыны. Халык арасында «Эльмира белән концерт залында саубуллашу оештырмадылар» диючеләр дә булды. Бу очракта минем генә фикерем дөресе дип әйтә алмыйм, Аллаһы Тәгалә генә чын дөресен белүче. Әмма ләкин, шулай тыйнак итеп, матур итеп озатудан да канәгать булдык. Никадәр озын гомер яшәсәк тә, бай яшәсәк тә, ярлы яшәсәк тә – бу көн барчабызга да киләчәк. Аллаһы Тәгалә барчабызга да гомерне чикләп биргән. Бар халыкның зират янына җыелып, күмәк җеназа намазы укып, саубуллашуы бик мәгънәле булды. Аллаһы Тәгалә риза булсын.
Кемнәрдер килә алмады. Аларга да үпкә белдерә алмыйбыз. Һәрберебезне, артыбыздан этә-этә, дөнья мәшәкатьләре йөгертә. Тормыш шулай инде, кемдер килә, кемдер китә. Инде Аллаһы Тәгалә калган гомерләребезне дә тыйганнардан тыелып, киткәннәребез рухына догада булып яшәргә насыйп итсен иде. Эльмирабызның да соңгы урыннары җәннәттә булсын. Бик ярата идек үзен, тыйнак, сабыр, акыллы, чибәр иде.
Дөньяны калдырып киткән кешеләргә безнең малыбыз кирәкми, бары тик дога гына кирәк. Догаларыбызны кылып, аларны шатландыра алуыбыз – бик зур эш, бик зур савап. Көндәлек әйберләрне кайгырткан кебек, мәрхүмнәребез рухына дога тоту да безнең бурычыбыз, – диде Ринат хәзрәт.
Чыннан да, киткәннәрне кире кайтарып булмый. Хәзер мәрхүмнәргә бездән бары тик дога кирәк. Кулларыбызны күтәреп, дога кылуыбызны, исемнәрен искә алуыбызны көтәләр алар. Догада булыйк. Эльмираның урыннары оҗмах түрләрендә булсын.
Элмира Сөләйманованың «ВКонтакте» челтәрендәге төркемендә дә бүген чиктән тыш активлык. Җырчыны дуслары, танышлары гына түгел, гап–гади тыңлаучылары да искә ала. Аларның берсе җырчы рухына багышлап бәет язган.
«Бисмиллаһ» дип башладым Бу бәетнең башларын. Әй фәрештә, нигә алдың Эльмираның җаннарын?
Шомлы хәбәр ишеттек без Җомга көн иртәсендә. Кем уйлаган 40 яшьтә Синең моннан китәсеңне?
Матур җырлар җырлый идең Моңлы тавышың белән. Без яратып тыңлый идек Сине чын күңел белән.
Ике балаң ятим калды Бу фани дөньяларда. Аллаһ ярдәмен бирсен Якын туганнарыңа.
Ләхет такта каплап куйды Соңгы урыннарыңны. Бер Аллаһ кабул итсен Кылган догаларымны.
Сиңа диеп бәет яздым, Барсын бер дога булып. Сират күперен кичкәндә, Сиңа таяныч булып».