Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

Иркә: «Хәзер балаларым әтиләре белән бәхетле булып яшиләр»

0

Җырчы Иркә соңгы елларда иҗатны һәм шәхси тормышын берүзенә генә тартып баруы никадәр кыен бирелгәнлеге турында сөйләгән. Җырчының тормыш иптәше Артур 2 ел махсус операциядә булды. Ул анда хәрби операция башлану белән үк мобилизацияләнеп, беренчеләр рәтендә киткән иде.

«Сүз фото турында түгел, башкада. (Иркә әлеге постка яңа фотосын да куйган.)

Соңгы еллар безнең гаилә өчен дә, иҗатым өчен дә җиңел бирелмәде. Тик мин балаларны да, еш авырган әниемне дә, сугышта 2 ел булган балаларымның әтисен дә, төркемемне дә, бөтен көчемне, вакытымны биреп, аларга терәк булырга тырышып алып бардым.

Дөрес әйтә гади тамашачым, «үз башына төшмәгән аңламый» дип. Эшемне, иҗатымны ничек булса да алып барырга тырыштым. Үз көчем белән. Алгарак киткән саен аякларыма сугып торучылар булса да, дәшмичә, тырыштым, эшләдем. Иҗатыма кайчак вакыт аз калды, чөнки бөтен йөк миндә булды.

Бу – зарланумы? Юк! Инде барысы да әкрен генә җайланып килә, гәрчә, югалтулар аз булмаса да…

Хәзер балаларым да әтиләре белән бәхетле булып яшиләр, мин дә планнарымны үтәрмен, Аллаһы боерса. Кайбер моментлар белән шулай уртаклашырмын», – дип сүз биргән җырчы.

Иркә шушы көннәрдә генә артыннан күзәтеп йөрүчеләр булуы турында да сөйләгән иде, ул аларга мөрәҗәгать белән чыкты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Зарина Дияс

Сенсацией обернулся матч Зарины Дияс за четвертьфинал турнира в Мумбаи






Аэрофлот впервые откроет прямые рейсы из Москвы в Нячанг

В новостройке на улице Кедрова более 370 москвичей получили квартиры по реновации

Боец СВО из Москвы из-за фиктивного брака лишился квартиры и военных выплат

Просторные и современные: новые школы в Ставрополе и Михайловске открыли двери для учеников