Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

«Бәби көтәләр иде». 22 яшьлек хатын ирен куркытырга телгән һәм һәлак булган

0

Чиләбе өлкәсендә 22 яшьлек хатын йөкле була. Ире дусларына барырга җыенгач, хатын ирен куркытмакчы була. Шул чакта ул тәрәзәдән егылып төшеп үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Гаиләдә җәнҗал фаҗига белән тәмамлана. Күп катлы йорт янында яшь йөкле хатын мәете табыла. Егылганда, ул җитди имгәнгән. Мәет янында 22 яшьлек ире дә ята, ул аңында булмый, ир дә имгәнгән.

Мәрхүмә 24нче атна йөкле булуы билгеле. Фаҗига булыр алдыннан ир белән хатын талаша, хатын ирен дуслары янына җибәрәсе килми. Нияте бик җитди икәненә инандыру өчен, фатир ишеген бикли, ачкычны ала һәм тәрәзә төбенә килеп баса. Шул чакта ул таеп китә, тәрәзә ватыла, һәм хатын егылып төшеп китә.

Ачкыч хатыны кулында төшеп киткәнен аңлаган ир дә сөйгәне артыннан төшеп китә.

Ир белән хатын 3нче каттан егыла, ир җайлырак төшә, ул исән кала, куллары сына. Ә хатын бик каты бәрелә.

Тикшерү эшләре бара.

Ир белән хатын арендага алынган фатирда яши. Ир армиядә хезмәт иткән, өйгә отпускка кайткан. Алар ирнең алдагы отпускы вакытында гына өйләнешкән булган. Гаилә җитеш тормышта яши, беренче баланы да бик көтәләр.

Туганнары һәм дуслары, фаҗига – очраклы хәл, дип саный, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Андреева — вторая самая юная теннисистка, выигравшая стартовые матчи на шести турнирах WTA-1000 подряд






Архитектурный облик ЖК в Останкинском создадут на контрастных материалах

В Музее Победы пройдет фестиваль «Победа в сердцах поколений»

И все-таки вместе: история отношений Шамана и Екатерины Мизулиной

Из-за атаки БПЛА на запасной аэродром в Самаре приземлились 11 московских рейсов