Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

12 хатынга ир булган Иван Сухов фикеренчә, башка кешеләр ничек яшәргә кирәк икәнен белми

0

Өч хатыны һәм 14 баласы белән 3 бүлмәле фатирда яшәүче Иван Сухов опека органнары тикшерүләреннән курыкмавын әйткән. Аның барлыгы 12 хатыннан 29 баласы бар. Ул үзе 50 бала тели. Ул санга тулмаса, ул үзен «чмошник» дип санаячак.

Ир-ат мөселман кануннары буенча яшәвен аңлата.

«Хатын хатын-кыз функциясен үтәү өчен кирәк. Үзен карап, матур итеп тотарга, китап укырга тиеш. Бурычы – ашарга әзерләү, өйне чиста, тәртиптә тотарга тиеш», – ди Иван.

  • Хатыннарга аның рөхсәтеннән башка хәтта су яки туңдырма да сатып алырга ярамый

Күп хатыннарны яратучы 40 яшьлек ир «SHOT» каналына акчаны машина йөртүче булып эшләп табуын әйткән, өч хатынын һәм 14 баласын шулай тәэмин итә алуы белән мактанган. Балаларның барысы да өй шартларында белем ала. Суховның кредитлары да юк. Гаиләгә аена 75 мең сум акча җитә. Иван Владимир өлкәсендә йорт төзергә вәгъдә итә, ләкин ипотека алырга җыенмый. Бүген аның янына тикшерүчеләр килгән, гаилә социаль хезмәтләрдән дә кешеләр көтә, әмма курыкмыйлар. Күп хатынлы ир сүзләренчә, «Аллаһ ярдәме белән» алар күп тикшерү узган инде.

«Кешеләр ничек яшәргә кирәк икәнен аңламый. Аларны өйрәтмәгәннәр. Ә мин аларны өйрәтә, аңлата алам. Хейт ясасыннар. Минем аңлавымча, үзләренең балалары булмаган кешеләр начар сүзләр яза. Ватанны кайгыртмыйлар, ә мин Ватан өчен! Мин халык тудырам, аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбиялим», – дигән ул. Сухов фикеренчә, салым хезмәткәрләре һәм башка структура белгечләренең акрын эшләве аркасында, Иванның элеккеге хатыннары белән яшәүче башка балаларга алимент буенча квитанцияләр соңга калып җибәрелгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Зарина Дияс

Сенсацией обернулся матч Зарины Дияс за четвертьфинал турнира в Мумбаи






«Манчестер Сити» пропустил с центра поля в матче с командой третьей лиги

Пылает броня: «Отважные» массово жгут НАТОвскую технику и пехоту ВСУ, наступая на Покровск и Торецк (ВИДЕО)

Источник 360.ru: в Москве произошел пожар в здании «Электрозавода»

Названы условия исключения Швейцарии из списка недружественных стран