Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

«Ел укытучысы» җиңүчесе сәхнәдә сөйгәненә тәкъдим ясаган

0

Чаллыда узган «Ел укытучысы – 2025» бәйгесенең финалында күпләрнең хәтерендә калырлык бик күңелле мизгел булган. 13 мәктәп укытучысы Артур Кабышев, барлык катнашучылар, тамашачылар һәм килгән кунаклар алдында, үзенең сөйгәненә тәкъдим ясаган. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

«Артур Кабышев инглиз һәм кытай телләре укытучысы. Аның сөйгәне Ирина да шушы ук мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул егетенә бәйгегә әзерләнергә дә ярдәм иткән. Алара арасында мәхәббәт уты да әлеге бәйгегә әзерләнү барышында кабынган, – дип яза басма.

Артур Кабышев тезләнеп: «Мин гомер юлымны синең белән үтәргә телим. Һәр көнебез онытылмаслык булсын иде. Гомерлеккә минеке бул», – дип, матур сүзләр әйткән, чәчәк бәйләме, йөзек бүләк иткән. Кыз тәкъдимгә «риза» дип җавап биргән.

Матур вакыйганың шаһитлары Артур белән Иринаны кайнар алкышларга күмгәннәр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев оставил ироничную надпись на камере на турнире ATP в Индиан-Уэллсе






Магнитная буря 12 марта 2025 года: метеопатов предупредили о грядущих скачках артериального давления

Полпред в СФО обсудил вопрос развития речного судоходства

Научат стричь и шить: Блиновскую могут отправить в ИК-1 во Владимирской области

Дочь возлюбленного Ани Лорак оказалась точной копией певицы