Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

Артур Маузер һәм Лия Шәмсина, яңа туган кызлары белән, Дубайга күченгән

0

Әле күптән түгел генә беренче тапкыр әти-әни булган иҗади пар – музыкант Артур Маузер һәм җырчы Лия Шәмсиналар, кечкенә кызлары Айланы да алып, Дубайга очкан. Сторисларындагы бәхетле фотоларыннан күренгәнчә, Айла юлда үзен тәртипле тоткан, әти-әнисен елап интектермәгән.

Чит илгә килеп төшүгә алар, шәһәр буйлап хәрәкәт итү өчен, арендага зур багажниклы, уңайлы машина алганнар. «Узган ел без «Мустанг»та җилдергән идек. Хәзер беренче чиратта – машинаның уңайлы булуы һәм куркынычсызлыгы», – дип аңлата Артур.

Дин кануннары буенча яшәүче Артур Маузер Дубайда иртәнге намазга да өлгергән.

Хәзер Дубайда һава торышының иң уңайлы чагы, артык эссе түгел, диңгез җылы. Бәби белән ял итәргә менә дигән вакыт. Артур белән Лия Дубайда күпмегә калачакларын хәбәр итмәгәннәр.

Артур белән Лия башка елларда да кышкы чорны шулай җылы якларда үткәрәләр иде. Талантлы саксофончы Артур Маузерның иҗатына Дубайда да ихтияҗ зур.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублёв поднялся на восьмое место в обновлённом рейтинге ATP






Учёные ФМБА открыли вирус, способный победить туберкулёз и проказу

Умеющий давать пять кот прославил храм китайского города Сучжоу

«После финиша думаешь: «Больше никогда!» Зачем белгородцы участвуют в трейлах

Подмосковная промышленность увеличила объемы отгрузки продукции до 435 млрд рублей