Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

5нче тапкыр әни булган блогер: «Бала таба башлаганымны аңламый да калдым»

0

Мөслимә блогер, социаль челтәрләрдә «Эльза заза» һәм мәрҗәннәрдән әйберләр ясаучы буларак билгеле Эльза Җиһантдинова 5нче тапкыр әни булган. Гаилә язылучыларына бүген шатлыклы хәбәрне җиткерде.

Эльза һәм Ирек Җиһантдиновлар 3 малай һәм 1 кыз тәрбияли иде, хәзер гаиләдә тагын 1 кызчык барлыкка килгән. Бала кичә кичен 20:15 сәгатьтә дөньяга аваз салган. «Авырлыгы – 3230 г, буе – 53 см. Тестын 9/10 баллга бирде. Характерлы һәм үзсүзле, ләкин шундый татлы», – дип язган блогер һәм иренә, аның өчен кайгырып торучыларга һәм догада булучыларга рәхмәт сүзләрен җиткергән.

Язылучылар комментарийларда бик күп котлаулар калдырган. Алар баланы көтеп алды дияргә була, чөнки табиб алдан билгеләгән дата буенча бала 20 декабрьдә туарга тиеш булган. Бала белән очрашуны көтү әни кешегә дә җиңел бирелмәгән. «Барысын да соңрак сөйләрмен», – дигән ул.

Эльза зур кызы Самираның хис-кичерешләре белән дә уртаклашкан. Балакай шатлыгыннан елаган.

Бала тапканда күп балалы әнинең тормыш иптәше янында булган. «Әтисе һәрвакыт янында булды, колагына пышылдап торды», – дип яза блогер.

Ул бала таптыручы табиб, шәфкать туташларының барысы да матур һәм тиз эшләүләрен әйтә. «Мин бала таба башланганны аңламый да калдым. 2 сәгатьтән инде, торып, үзем палатага бара алдым», – ди ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Обидчица Елены Рыбакиной повторила достижение Марии Шараповой






В новый ЖК в Лосиноостровском районе Москвы по реновации переехали 63 семьи

Вадим Шипачев стал вторым игроком в истории КХЛ, забросившим 300 шайб

Дома великих музыкантов

Робин ван Перси стал главным тренером «Фейенорда»