Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

Марсилә һәм Илфир Искәндәровлар икенчегә әти-әни булган

0

Алып баручы Марсилә һәм җырчы, баянчы Илфир Искәндәровлар гаиләсе икенче тапкыр әти-әни булган.

«Бу дөньяга рәхим ит, балам. Без сине бик көттек. Ике малай әнисе мин хәзер, Аллаһка шөкер, Радэль абый булды. Илфир, әтисе, котлыйм!

Ихлас рәхмәтләремне иң яхшы табиб Фәнил Нәбиевка җиткерәм. Аның сабырлыгына шаккаттым. Сорауларым белән йөдәтеп бетердем. Шундый тыныч, рәхәт һәм үз эшенең 100% остасы. Хәзер аңлыйм, ник бөтен кызлар аны яратканын һәм чират торганын. Ә сезнең персонал! Әйтеп бетергесез әйбәт апалар һәм кызлар монда. Һәрберсен кочаклап аласы килә. Авыр, җаваплы хезмәтегез өчен мең рәхмәтем», – дип хәбәр итте куанычлары хакында Марсилә социаль челтәрләрдә.

«Өч ир-ат арасындагы бердәнбер хатын-кыз – иң бәхетле хатын-кыз инде ул», – дигән комментарийларга ышансаң, Искәндәровлар гаиләсендә тагын бер малай туган.

Кем булса да, сау-сәламәт, акыллы сабый булсын! Әти-әнисенең пар канаты астында үссен!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Касаткина обыграла Кудерметову на турнире в Дохе, не проиграв ни гейма






Московские врачи спасли пациентку с редким видом опухоли

Врач рассказал о признаках возможной онкологии

PRYSM GROUP – архитектурное бюро, создающее будущее

В Казани предоставили ещё 45 га территорий для строительства жилья