Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

Россия туристы Таиландта имгәнгән: «Машинадан төшкән 2 метрлы балка аягын тишеп чыкты»

0

Түбән Новгородта яшәүче Светлана Таиландта ял иткәндә имгәнгән. Йөк машинасыннан очып төшкән 2 метрлы балка аның аягы аркылы тишеп чыккан. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Светлана мотоциклда барганда авариягә очрый. Аңа алдан бара торган машинадан балка очып төшә. Берничә секунд эчендә аның аягы «канлы боткага» әверелә.

Абыйлы-энеле ике туган Пхукетка 21 декабрьдә хатыннары белән бергәләп килә. Алар биредә 1 атна торырга җыена. Беренче 2 көндә пляжда булалар, аннары мотоциклларга утырып, якындагы утрауларны карарга баралар. Яр буенда йөргәндә бар да яхшы, барысы да аек була, 40 км/сәг тизлектән артык йөрмиләр. Өйгә кайтып җитәргә 10 минут чамасы калгач, алдан бара торган йөк машинасыннан төзелеш балкасы төшә. 40 яшьлек Светлана җитди имгәнә. Ире Евгенийның бармаклары сына.

«Якын-тирәдәге бөтен машина туктады, кешеләр җыелды, ләкин беркем дә «ашыгыч ярдәм» чакырырга ашыкмый, барысы да видео төшерә. Евгений бик авырлык белән «ашыгыч ярдәм» чакырттыра», – ди гаиләнең танышы.

«Ашыгыч ярдәм» озак килә, аннары имгәнүчеләрне ашыгыч ярдәм пунктына алып китәләр. Бу вакытта 2 метрлы балка аякка кергән килеш тора.

«Табиблар берни эшләмәде. Канны туктаттылар. Безнең страховка ачык түгел иде, реанимация ясар өчен 400 бат депозит та үзебез белән түгел», – ди Евгений.

Бу вакытта Евгенийның абыйсы һәм хатыны полициягә китә, страховка өчен авария урыныннан протокол алырга телиләр. Евгений Россиягә шалтырата, халыкара карта акча күчерү оештырырга маташа.

«Ашыгыч ярдәм станциясендә булган 2 сәгать иң кыены иде. Безгә ярдәм итүче юк, ни булганын белмибез, ампутация куркыныч зур иде», – ди ул.

Страховканы 2 сәгатьтән ачалар. Бу вакытта Светлананың аягы каралып бетә, берни сизми. Аннары аларны Бангкокка госпитальгә илтәләр. Биредә 4 операция була. Әле Светланага тагын берничә операция кирәк булачак. Ул әле авыр хәлдә. Өйдә 3 яшьлек уллары көтә. Тик Россиягә алып кайту турында әле сүз дә булырга мөмкин түгел. Хәзер Таиландта дәвалану өчен акча җыялар, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Овечкин назвал Даниила Медведева лучшим спортсменом 2024 года






Новый год убил вирус. Врач Спахов: заболеваемость ковидом упала на 60%

Министр иностранных дел Турции указал на прочность сотрудничества с РФ и Ираном

В Гидрометцентре спрогнозировали дождь и гололедицу в Москве 8 января

С палками к ёлкам. Лыжникам в московских парках созданы все условия