Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2024

«Киләсе ел яңа казанышлар өчен бәрәкәтле көч бирсен, сөенечле мизгелләр бүләк итсен»

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Яңа ел белән котлады.

«Кадерле татарстанлылар!

Яңа ел бәйрәме якынлаша. Ул күңелдә якты хисләр һәм уңай үзгәрешләргә өметләр уята.

Узып баручы елның соңгы көннәрендә гадәттә без аңа йомгак ясыйбыз.

Бөтен илебез белән бергәләп, без сынауларны лаеклы төстә уза, читтән күрсәтелгән каршылыкларны җиңә алдык. Тырышып эшләдек, фронттагы сугышчыларга ярдәм күрсәттек, хәрбиләребезнең гаиләләре турында кайгыртып тордык, яңа социаль-икътисадый проектларны үстерүгә һәм гаять катлаулы бурычларны хәл итүгә ирештек.

2024 ел киң колачлы, чын мәгънәсендә тарихи чаралар белән истәлекле. Мультиформаттагы беренче «Киләчәк уеннары»ның, БРИКС илләре спорт уеннарының, шулай ук гаять мөһим халыкара сәяси вакыйга – Казанда XVI БРИКС Саммитының онытылмас мизгелләре күпләрнең күңелендә матур хатирәләр булып калыр.

Дөньяның күп илләреннән килгән кунакларга Татарстан төрле милләт һәм дин вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта көн күрә, анда яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен һәм рухи-әхлакый хәзинәләрен саклау республикабыз үсешенең нигезен тәшкил итә торган төбәк буларак ачылды.

Россия Президентын сайлау вакытында Владимир Владимирович Путин өчен тавыш бирү нәтиҗәләре һәм республиканың Дәүләт Советына депутатлар сайлау җәмгыятьнең бердәмлеге чагылышы булды. Татарстанлыларның үз ихтыярын белдерүе йомгаклары – һичшиксез, Ватанны ныгытуга һәм республикабыз алгарышына юнәлешне хуплау күрсәткече дип, ышанып әйтә алам.

2025 елда без совет халкының 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында җиңүенә 80 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкбез. «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителгән елда барлык ветераннарга, шулай ук җиңүчеләр буыны варислары – махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез.

Бүген меңләгән татарстанлы илебезне саклый һәм Россиянең киләчәге өчен каһарманнарча көрәшә. Җиңүгә ышанычыбыз нык, һәм без якташларыбыз белән горурланабыз.

Кадерле дуслар!

Киләсе ел яңа казанышларга ирешү өчен сезгә бәрәкәтле көч бирсен, бик күп сөенечле мизгелләр бүләк итсен. Якыннарыгызның җан җылысын тоеп, бәхетле яшәгез!

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим.

Яңа ел мөбарәк булсын!»




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Кудерметова вышла в третий круг турнира WTA в Брисбене






Селлеры России снижают цены на Apple-технику благодаря параллельному импорту

Участники проекта «Город заданий» смогут присоединиться к акции «Елочный круговорот»

Тюрьма, одиночество, смерть: как сложились судьбы актеров сказки «Морозко»

"ИИСУС ИЗ УСБ": СЕНСАЦИЯ: "Z" и "АЗ" В НЕЙРО ОРУДИЯХ СВО. МНОГО НАТО НЕ НАДО ХОРОШИМ ДРУЗЬЯМ! СЕНСАЦИОННЫЕ ВАЖНЫЕ НОВОСТИ! Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!