«Пирог кисәргә теләгән»: Чаллы егете, йөрәгенә пычак кадап, сөяркәсен үтергән
Көнчелек нигезендә кабынып киткән ачуланышу вакытында сөяркәсен үтергән «әфәнде»не 8 елга катгый режимлы колониягә хөкем иттеләр. Аны «Үтерү» турындагы җинаять маддәсе буенча гаепле дип таптылар. Бу хакта мәгълүматны шәһәр суды сайтындагы картотекада да чыгардылар.
Эш материаллары буенча, фаҗига Чаллының яңа өлешендәге фатирларның берсендә булган. Анда компания – ир-ат белән бергә яшәүче хатын һәм аларның дусты кәеф-сафа корганнар. Соңрак утырышта соңгысы сөйләгәнчә, табын вакытында пар мөнәсәбәтләрне ачыклый башлый, чөнки хатын-кыз сөйгәнен көнли. Чаллы кызы сөяркәсен фатирдан куарга тырышып караган. Кунак, боларның кычкыруларыннан арып, икенче бүлмәгә йокларга китә…
Соңрак ул дустының кемгәдер телефоннан үтерү турында сөйләгәнен ишетеп уянган. Залга таба барганда, парның дусты канга баткан дус кызын күреп ала. Ул – матраста җәелеп яткан гәүдә була. «Шаккаткан» кунак куркудан бәдрәфкә бикләнә һәм махсус хезмәтләр килгәнче аннан чыкмый.
Кунак йоклаган арада канлы низаг килеп чыккан. Торак хуҗасы, сөйгән яры белән ачуланышудан туктамыйча, бәлеш кисәргә булган, янәсе!
Кулыма пычак тотып, кызга таба борылдым. Шул ук вакытта аңа пычак белән тиюемне дә сизмәдем. Шуннан соң зал бүлмәсенә чыгып йокларга яттым. Бераздан зал бүлмәсеннән кердем һәм аның гырылдый башлаганын, агарынганын күрдем. Киемнәрен күтәреп карагач, күкрәгендә яра күргдем һәм «ашыгыч ярдәм» чакырттым, – дип сөйләгән судта хөкемдарга үтерүче.
Судмедэкспертлар мәгълүматлары буенча, корбан күкрәк һәм йөрәк җәрәхәте белән үлгән. Чаллы «әфәнде»се аны үтерергә теләмәвен раслый.
Тик шулай да, ир-атны гаепле дип таныганнар, ул колониядә үткәрәчәк алдагы 8 елын. Зыян күргән якка үтерүче 100 мең сум түләргә мәҗбүр. Бу акча моңа кадәр ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән хатынның улына биреләчәк.
«Kazan. First» сайтыннан Юлай Низаев тәрҗемәсе