Добавить новость
ru24.net
Все новости
Январь
2025

Алабуга табиб-травматологы тюбингта дөрес шуу кагыйдәләре турында искәртте

0

Иминлек кагыйдәләрен сакламау, исерткеч эчемлекләр куллану, һава торышының начар чагы – боларның барысы да травмпунктка мөрәҗәгатьләрнең санын арттыра. Кышын сәламәтлекне башка вакыттагыдан да ныграк кайгырту кирәк. Травмаларны ничек булдырмаска икәнлеге турында Алабуга үзәк район хастаханәсе травматология бүлеге мөдире Адель Әхмәтҗанов искәртте. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Тюбинг белән шуганда, 5 «ярамый»ны үтәргә кирәк:

1. Алда каршылыклар (агачлар, башка балалар, таш, боз) булганда, тюбингта таудан төшәргә ярамый.

2. «Ватрушка»ларны бергә беркетергә ярамый!

3. Тюбингка өчәүләп һәм аннан да күбрәк утырып шуарга ярамый.

4. Алдан шуучылар төшеп җитмичә, таудан шуа башларга ярамый.

5. Таудан төшкәндә тюбингта басып торырга яисә ятарга ярамый.

7 яшьтән кече балалар олылар белән генә шуарга тиеш.

Тюбингта шууы рәхәт һәм куркынычсыз булсынга, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

— тюбингта шуу өчен махсус ясалган урын булсын. Тау төшү сөзәк, авышу почмагы 20 градустан артмасын;

— шуганда, бала ян-якка беркетелгән махсус каешларга тотынырга тиеш;

— таудан тюбингта төшүче баланы тау астында зурлар каршы алырга тиеш.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Теннисист Рублев проиграл Ковачевичу в полуфинале турнира в Монпелье






Новости Красноуфимского района

Премьер Британии Стармер призвал Европу усилить экономическое давление на РФ

На Ставрополье 12 детей из Белгородской области находятся под наблюдением

«Чтобы не буянили». Таксист травил пассажиров психотропами и выбрасывал