Добавить новость
ru24.net
Все новости
Январь
2025

«Дуслары ярга чыгып өлгергән». Суга төшеп киткән ир-атның кулын крокодил өзеп алган

0

Көймәдә барганда суга төшеп киткән ир-атның кулын крокодил өзеп алган. Бу турыда «Лента.ру» хәбәр итте.

Малайзиядә яшәүче ир-атның көймәсе суда әйләнеп капланган. Шул чакта аңа крокодил һөҗүм иткән.

Фаҗига Кинабатанган елгасында Сабах губернаторлыгында була. 40 яшьлек Мазнин Кахар 3 дусты белән көймәдә йөзә. Шуннан соң бер мизгелдә көймә әйләнеп каплана.

Кахарның 3 дусты да ярга чыгарга өлгерә, ә Кахарга крокодил һөҗүм итә. Ул ярдәмгә чакырырга өлгерә, аннары су астына төшеп китә.

Икенче көнне һөҗүм иткән урыннан 1 км ераклыкта суда ир-атның калдыклары табыла. Аның Кахар булуын ачыклыйлар. Полиция хәбәр иткәнчә, крокодил Кахарның кулын өзеп алган, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса