Добавить новость
ru24.net
Все новости
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Мәккә белән Мәдинә су басу гарасатына дучар булган

0

Бөтен дөнья мөселманнарының изге шәһәрләре булган Согуд мәккәсендә һәм Мәдинәдә чын су басу күзәтелә, дип яза Saudi Gazette. Берничә көн койма яңгырдан соң бу шәһәрләрнең урамнарына су агымнары шулкадәр тиз аккан ки, машина йөртүчеләргә сүнгән автомобильләрне машина юлының нәкъ уртасында ташларга туры килгән. Югыйсә, аларга су тиз тула торган «легковушкаларда» һәм туристик автобусларда тончыгу куркынычы янаган.

Согуд Гарәбстанының метеорология ведомствосы Мәккә һәм Мәдинәдәге су басу аркасында агымдагы елның 7 гыйнварында бу мөһим хаҗ үзәкләрендә куркынычның «кызыл» дәрәҗәсен игълан итте. Шулай ук башка куркыныч һава торышы күренешләренең мөмкинлекләре турында кисәтү булды. Мәсәлән, патшалык территориясендә еш кына яңгырлар алып килүче давыллар белән бер үк вакытта була торган тузан давыллары да хәвеф-хәтәр белән яный.

Яңгырлардан илнең башкаласы Эр-Рияд та зыян күрдгән. Шулай ук гарасат Әл-Бах һәм Табук шәһәрләренә эләккән. Яңгырлар 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, дип көтелә.

Әлбәттә, халыкта Мәккә һәм Мәдинәдә су басу белән бәйле вәзгыять иң зур борчу тудыра. Эш шунда ки, узган ел бу урыннарга безнең РФ рекордлы санда хаҗилар килгән – илебезнең барлык төбәкләреннән 25 меңнән артык мөселманнары биредә булган. Бу соңгы елларда мондый сәфәрләрнең кыйммәтләнүенә карамастан куелган рекорд.

Төле мәгълүматларга караганда, Россиядә ислам динендәге 20 миллионнан 30 миллионга кадәр кеше яши. Әлбәттә, диндә «пассионарлык» дәрәҗәсе һәркемдә төрле. Әмма шуны онытмаска кирәк, Коръән барлык дин кардәшләрне (әлбәттә, мөмкин булганча) гомерендә бер тапкыр булса да Мәккәнең изге ташларын күрергә өнди

Әлеге вакытта Согуд Гарәбстаны хакимияте стихияле бәла-каза нәтиҗәләрен тизрәк бетерү һәм мондый табигый аномалияләрдән чыгып куркынычларны булдырмау өчен барлык чаралар күрүләрен хәбәр итә.

«Комсомольская правда» сайтыннан Юлай Низаев тәрҗемә итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Марат Сафин

Марат Сафин сделал прогноз на финал Australian Open Янник Синнер — Александр Зверев






Юлия Богачева из Оренбуржья стала «Вице-мисс студенчество Москвы 2025»

Климатолог Кокорин объяснил, чем опасны оттепели в январе

Экстренная посадка рейса Москва-Сочи: резервный борт уже в пути

Источник 360.ru: в Москве у пятилетнего ребенка застряла рука в беговом тренажер