Добавить новость
ru24.net
Все новости
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Таудан тәгәрмәч астына шуып төшкән бала әнисе килгәнче үлгән

0

Ямал-Ненец автономияле округының Уренгой бистәсендә, Яңа елга 4 көн калгач, 13 яшьлек малай һәлак була. Ул боз шәһәрчегендә таудан шуып төшә дә «КамАЗ» астына эләгә. Бу турыда баланың анасы «Комсомольская правда»га сөйләгән. Ул баласы үлемендә гаеплеләрне җәзага тартуларын таләп итә.

«27 декабрьдә улым, миннән сорап, иптәшләре белән боз шәһәрчегенә китте. Шәһәрчек озак еллар бер урында тора иде, быел анда юл ачтылар. Мин улыма барырга рөхсәт иттем, куркыныч дип, беркем уйлый алмады. Мин эштән соң йокларга яттым, улым тауга китте. Барып җиткәч, мин борчылмасын өчен, хәбәр язды», – ди әни кеше.

Баласы белән бәла килеп чыкканын аңа сыйныф җитәкчесе шалтыратып әйтә.

Әнисе килгәндә, бала үлгән була инде.

«Бала таудан «КамАЗ» тәгәрмәче астына шуып төшкән. «КамАЗ» юлдагы карны алып китеп бара торган булган. Машина йөртүче улым тәгәрмәч астында икәнен күрмәгән дә, китеп барган. Аңа шаһит кызлар, кул болгап, туктатканнар», – ди әни кеше.

Йөртүче баланың анасы янына килмәгән, гафу үтенмәгән.

Тикшерү эшләре бара.

«Юл буенда боз шәһәрчеге ясарга рөхсәт биргән администрациягә карата җинаять эше ачуларын таләп итәчәкмен. Улым исән түгел инде, ләкин аның үлеме өчен гаепле бөтен кеше җавап бирергә тиеш», – ди баласын югалткан ана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елене Рыбакиной дали совет после расставания с тренером






Воронежские волейболисты стали третьими в полуфинале первенства страны

В Орловской области разыграют премию Афанасия Фета

Три авто столкнулись на Ленинградке в Москве: пробки по направлению в центр

В Ростовской области состоялось прощание с дочерью донского писателя Михаила Шолохова