Мигъраҗ кичәсендә ни булган һәм бу көнне нинди гыйбәдәт кылырга кирәк?
26 гыйнвар көнне, кояш бату белән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) җиде кат күккә ашуы белән бәйле булган Мигъраҗ кичәсе билгеләп үтеләчәк. Бу турыда Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында язалар.
«Бу кичә чыннан зур могҗиза булып тора. Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) 7 мең пәрдә үтә һәм Аллаһы каршына килеп баса. Аның белән арадашчысыз, ишетү һәм сөйләү органнарыннан башка, билгеле бер вакытка һәм урынга бәйсез килеш аралаша.
Нәкъ менә Мигъраҗ кичәсендә мөселман өммәте өчен намаз фарыз гыйбадәте итеп билгеләнә.
Хәдистә әйтелә: «Аллаһы Илчесенә мигъраҗ вакытында 3 бүләк бирелә: биш вакыт намаз, «Бәкарә» сүрәсенең соңгы 2 аяте һәм, өммәтебезнең ширек кылмаучы әгъзаларының гөнаһлары да гафу кылыначак, дигән шатлыклы хәбәр». (Мөслим)
Аллаһы Тәгалә Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм): « Җәннәткә синең өммәтеңнән алда бер генә өммәт тә кермәячәк!» – дигән шатлыклы хәбәр җиткерә.
Мигъраҗ кичәсендә Аллаһы Тәгалә рәхимлек ишекләрен ачар һәм Үзенә мөрәҗәгать итүчеләрне көтәр, соңыннан һәркемгә үзенең бүләкләрен җиткерер.
Мигъраҗ кичәсендә адәм баласының кылган догалары һәм гыйбадәтләре кабул була, шуңа да гыйбадәтне мулдан башкарырга кирәк.
Аллаһы Тәгагә гыйбадәт кылып, зикер кылырга, өммәтебезнең пәйгамбәренә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) шундый зур дәрәҗә биргәне өчен шөкер итәргә кирәк.
Аллаһы илчесенә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) мактау сүзләре әйтеп, салават әйтергә кирәк.
Белеп һәм белми кылган гөнаһлар өчен гафу сорарга онытмыйк.
Кичебезне каза намазлары кылып, нәфел намазларын укып үткәрик. Бу кичтә намаз уку бигрәк мәртәбәле булып тора, алда әйткәнебезчә, нәкъ менә Мигъраҗ кичәсендә намаз өммәтебезгә фарыз гыйбадәт итеп билгеләнгән», – диелә әлеге постта.