Ильмира Нәгыймова «челтәрле бизнес»ка кергән, кызын порошоклар белән «дәвалый»
Җырчы Ильмира Нәгыймова да, татар эстрадасындагы коллегаларыннан читтә калмыйча, «челтәрле бизнес»ка кергән. Алай гына түгел, ул хәзер кызы Ясминәнең аллергиясен дә порошоклар белән «дәвалый». Җырчы «дәвалау» процессларның барысын да сторисларында күрсәтә, ышандырырлык итеп сөйли.
«Менә шундый аллергия безнең. Хәзер менә эчәбез дә нәрсә булачагын карыйбыз», – дип кызының «аллергияле» кулларын күрсәтә ул. «Ә 1 атнадан Ясминәнең барлык аллергия симптомнары да юкка чыкты», – дип, порошокның шәп эшләвенә «дәлилләр» китерә. Әлеге видеоны «ВКонтакте» челтәрендәге «Ревизор. Татшоу-биз» төркеме куйды.
«Иҗади эшчәнлек барып чыкмаса, сәүдәгәрлек «ход»ка китә. Ильмира Нәгыймова – «челтәрле бизнес» белән шөгыльләнүче беренче генә җырчы түгел. Ярар, бу порошокларын тонналап эчсен дә, ди. Ләкин нигә аларны кешеләргә тәкъдим итәргә?! Мондый видеолар карап, тагын берәр әни үз баласына шушыларны эчертә башлаячак.
Аллергия чыкса, теләсә нәрсә бирмичә, табибка йөгерергә кирәк. Аллергия кебек куркыныч авыру очрагында – бигрәк тә. Үзегезне һәм балаларыгызны бу «челтәрле бизнес» вәкилләреннән саклагыз», – дип яза төркем.
Төркемдә утыручылар да Ильмираны баласының сәламәтлегенә җавапсыз карауда гаеплиләр. Аңа тиз арада табибларга барырга киңәш итәләр.
«Сетевик»ларга аларга сату булсын, табибка күренегез. Һәр кешегә дә килешмәскә мөмкин мондый әйберләр»;
«Бала – тәҗрибә «куяны» түгел. Табиб билгеләмәгән килеш үз белдегең белән дәвалыйсың»;
«Аллергия – бик куркыныч ул. Анафилактик шок бирүе дә бар, Аллаһ сакласын»;
«Үзе гастрольләрдә, ә балалары өчен җаваплылык сеңлесендә бит аның»;
«Бу «челтәрле бизнес» вәкилләре берничә атна эчендә кайсы авыруны нәрсә дәвалаганны белә башлыйлар. Ә табиб булу өчен 6 ел укырга кирәк», – дип язып калдырганнар алар.