Ильмира Нәгыймова Марат Яруллинның абыйсы белән очраша?
Ильмира Нәгыймова язылучыларының сорауларына җавап бирә. Җырчыга: «Сез очрашып йөргән ир-ат сезне Маратка көнләмиме? Сез бит һәрвакыт аның белән», – дигән сорау килгән. Марат Яруллин турында сүз бара, дип аңларга кирәктер.
Ильмира: «Юк, алар дуслар», – дип җавап язган һәм ир-ат кочагындагы фотосын куйган. Ул әле дә аның битен күрсәтми, тик кулларына карата төрле фаразлар язучылар булган, ахры.
«Сез Маратның абыйсы белән очрашасызмы?» – дигән сорауга Ринат Ярулин үзе җавап яздырган.
«Ильмира Нәгыймованың хөрмәтле язылучылары, анда минем куллар дип, сез бераз ялгышкансыз. Ринат хатыны белән яшәми икән, дип язгансыз. Гүзәлем, кил яныма, – дип, ул тормыш иптәшен үбеп ала. – Бездә бар да шәп, Аллаһка шөкер. Ялгышасыз», – дип сөйли ул.