Добавить новость
ru24.net
Все новости
Февраль
2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Чын булган хәлләр: «Әнисе палас кага торган таяк белән кыйнап, бөерләренә зыян китергән»

0

Киң таралган хоббиларның берсе – коллекцияләү. Кеше теләсә нәрсәнең коллекциясен җыя ала: маркалар, открыткалар, автомобильләр, экзотик нәрсәләр. Журналистика ветераны Илиса Ганиеваның коллекциясе боларның берсенә дә охшамаган. Ул үзләренә күрсәткән яхшылыкны гомерлеккә истә калдырган кешеләрнең сөйләгәннәрен туплый.

Коллекциямне якын дустым Любовь Бердникова истәлегенә җыя башладым. Безнең дуслык мин 1978 елда «КамАЗ»га эшкә урнашкач, тулай торактан ук башланды һәм 45 ел дәвам итте! Мин аны һәрвакыт «алтын йөрәкле кеше» дип атый идем. Менә бер генә мисал. Аның металл кою заводыннан элекке остазының килене җитди авырый башлый. Ул киленнең күкрәк баласы була. Яшь әнине ашыгыч рәвештә хастаханәгә салырга кирәк иде. Ә бала белән нишләргә? Шуннан соң Любаша баланы үзенә алды. Аны карау өчен үз хисабына отпуск сорады. Әнисе баласын үзе имезсен өчен, 4 сәгать саен сабый белән хастаханәгә йөрде. Бу гамәл мине чын күңелемнән тетрәндерде һәм гомерем буе әхлаклылык үрнәге булып торды. Хезмәт хакын макарон, шикәр һәм теләсә нәрсә белән биргәндә, сорамыйча да, ул миңа яртысын бирә иде. Һәркемнеке кебек, аның тормышында алдаулар да, якыннары тарафыннан хыянәтләр дә булган. Ләкин ул аларга ачуланмады. Металл кою заводының гади эшчесе бик киң күңелле иде. Үземнең хикәяләр коллекциясе белән мин игелекнең никадәр чиксез булуын күрсәтергә телим, – ди тарихларны саклаучы.

Бер банка бал

Римма Нәбиева: «90нчы елларда, хезмәт хакын бартер белән биргәндә, мин «Заман» яшьләр үзәгендә эшләдем. Без яшьләр өчен төрле чаралар, спорт ярышлары уздырдык. Бүләкләр алу өчен акча юк иде. Ә бүләксез ярыш буламыни? Эшмәкәрләргә ярдәм сорап барырга туры килә иде. Бервакыт «Жалюзи от Каусара» фирмасына килдек. Кәүсәрнең безгә күп тапкырлар ярдәм иткәне бар иде. «Кызлар, ант итеп әйтәм, акча юк. Хезмәт хакын ничек түләргә белмим. Менә минем 3 литрлы банка белән балым бар. Теләсәгез, алыгыз». Без, шатланып, балны алдык. Аны саттык та призлар алдык».

Кинәт симергән малай

Надия Корзунина: «Соль-Илецкида ял иткәндә, тукталган йортның хуҗабикәсе 6 яшьлек улын сорамыйча су коенырга киткәне өчен келәм кагу таягы белән кыйнаган. Икенче җәйне шунда ук килгәч, гаҗәпкә калдым: ябык малай 1 ел эчендә симергән. Мин әнисенә малайны табибка күрсәтергә күндерә башладым. Аның киңәшкә колак салмавын күреп, катгый рәвештә, аның белән үзем барам, дидем. Шуннан соң гына ул ризалашты. Анда анализлар ясадылар, һәм нәтиҗәләрдән котлары алынды. Малайның бөерләре авыру булып чыкты, һәм менә-менә бөерләре эшләүдән туктый алалар иде. Табиблар «ашыгыч ярдәм» чакырталар һәм аны Оренбургка, Республика балалар хастаханәсенә илтәләр. Аны коткарып кала алганнар. Проблема шунда: әнисе улын келәм кага торган таяк белән кыйнап, бөерләренә зыян китергән».

Чәй тотып кергән күрше

Нәфисә Халитова: «Әнием үлгәч, депрессиягә бирелдем. Бернәрсә эшлисе килмәде, көннәр буе залдагы диванда түшәмгә карап яттым. Дөрес, кайчакта торырга туры килә иде. Күршем Зина, минем өйдә икәнемне белеп, ачканчы ишеккә шакыды. Әле пирожкилар, әле чәй янына тәм-томнар кертә. Мин, аны рәнҗетергә теләмичә, кухняга чыгып, чәйнек куя идем. Үзенең сөйләшүләре белән ул мине кузгатырга тырышты, урамга чыгарга үгетләде. Мин аны тыңладым, ә аннары яңадан диванга ята идем. Бервакыт ул миңа әйтә: «Кибеткә шундый матур келәмнәр китерделәр! Әйдә, сиңа алабыз. Синең диван каршындагы стенаң буш. Шунда эләрсең, ак түшәмгә түгел, келәм бизәкләренә карап ятарсың». Башта бу идея миңа сәер булып тоелды. Ләкин ул үз сүзендә нык торды, һәм мин риза булдым. Матур келәм сатып алдык, стенага элеп куйдык, мин бизәкләрне карый башладым. Әкренләп, келәмдәге бизәкләрне карап яту миңа кызык булып тоелды. Бераздан яфракларны, чәчәкләрне келәмдә түгел, ә урамда карап йөрисем килә башлады. Шулай итеп, күршем һәм келәм ярдәмендә мин савыктым».

Модалы коллекция

Ольга Пудакова: «Бу – авыр үзгәртеп кору чорында булды. Мин мода студиясендә эшләдем. Казанда мода күрсәтүләрендә катнашып, безнең иҗатыбызны күрсәтәсебез килә иде. Идеяләрдә җитешсезлек юк иде, ә менә арзанлы тукымалар сатып алу һәм коллекция тегү өчен акча җитмәде. Без, ярдәм сорап, эшмәкәр Андрей Ионовка мөрәҗәгать итәргә булдык. Ул элегрәк безнең мода күрсәтүләрдә катнашкан, аннары уңышлы бизнесмен булган. Ул безгә бернинди шартларсыз акча бирде, һәм без «Бал тәме» дип исемләнгән кием коллекциясе тектек. Ул өченче урынны алды, һәм аны шунда ук сатып алдылар. Бу акча безгә Мәскәүгә барырга һәм «югары мода атналыгы»нда күрсәтүләрне карарга җитте.

Өч яхшы эш

Гөлсинә Садриева: «Бу – минем Мәскәүгә эш белән килгән чагым иде. Кичкә таба автобуслар сирәк йөри торган районга эшлекле очрашуга киттем, таксистлар да анда барырга теләмичә генә ризалаштылар. Кире кайтырга җыенгач, сөйләшүләр озакка сузылды, тавыш бирергә һәм попутка тотарга туры килде. Мине бер егет утыртты. Үзәккә барып җиткәч, машинадан төшкәндә, аннан «Күпме акча бирим?» дип сорадым. Ә ул әйтә: «Миңа акча кирәкми. Бүген 3 яхшы эш башкарырга вәгъдә итегез». Мин мондый көтелмәгән тәкъдимгә бик гаҗәпләндем, ләкин ризалаштым. Кунакханәгә барам, ә үзем борчылам: өлгерерменме? Күрәм, авыр сумкалы олы яшьтәге бер хатын килә. Аның янына йөгереп килдем дә ярдәм итәргә тәкъдим иттем. Якында гына яши икән, без тиз генә аның йортының подъездына килеп җиттек. Аннары кичке ашка берәр нәрсә сатып алу өчен, кибеткә кердем. Кассада бер бабайның сатып алулар өчен акчасы җитмәгәнен күрдем. Шатландым һәм аның өчен өстәп түләдем. Кыскасы, төнгә чаклы кечкенә булса да, 3 яхшы эш эшләргә өлгердем. Мин бу очрак турында гомерем буе хәтерлим».

16 яшьлек җир казучы

Фәния Тимеева: «Өч абыйны һәм мине әнием ялгызы үстерде. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, күрше кызы, бергәләп, ветеринария техникумына укырга керергә чакырды. Ләкин әни миңа ярдәм итә алмаячагын белдерде. 16 яшендә 185нче төзелеш-монтаж поездына эшкә кердем. Мине җир казучы итеп алдылар. Ирләр белән бергә шпаллар ташыдым, эремә хәзерләдем, траншеялар казыдым. 1 елдан әни үлде. Шул вакыт Сахалинда хезмәт иткән абыем Шамил ялга кайтты. Кем булып эшләгәнемне белгәч: «Синең һөнәрең дә, белемең дә юк! Сине кем кияүгә алыр? Башта кичке мәктәпне бетер». Ул миңа китаплар сатып алды, һәм мин укырга киттем. Аттестат алгач, медучилищега укырга кердем. Бу вакыт эчендә Шамил абый миңа акча җибәреп торды, башка бертуганнар азык-төлек, кием-салым белән булыштылар. Диплом алганнан соң, хастаханәдә хирургия шәфкать туташы булып эшли башладым. Аннары мине курсларга җибәрделәр, анда фельдшер-лаборантлыкка укыдым. Медицинада 40 ел эшләдем, генетик тикшеренүләрне үзләштердем. Күп еллар бергә эшләгән кешеләр минем якын дусларым булды. Шамил абыйның ярдәме булмаса, язмышым ничек булыр иде, белмим».

Блат буенча шифоньер

Илиса Ганиева: «Бу – тоталь кытлык чоры иде. Ирем белән безгә малосемейка бирделәр. Җиһазлар сатып алу проблема иде. Шкаф сатып алу өчен, иртә таңнан кибет янында дежур торырга кирәк иде. Ә ничек торырга? Без икебез дә иртәдән кичкә кадәр эштә. Шуңа күрә безнең киемнәребез зур фанера тартмага салынган иде. Бервакыт безнең янга коллегабыз Роза Газалиева ире Әлиф белән килде. Безнең «шифоньер»ны күргәч, ул гаҗәпләнде һәм ярдәм итәргә вәгъдә итте. Аның бөтен җирдә дуслары һәм танышлары бар иде. Ләкин блат буенча ашыгыч рәвештә сатып алырга кирәк булганда, без өйдә юк идек. Кадерле шкаф читкә китмәсен өчен, ул аның өчен үзе түләгән, ә безгә аны кайдан алырга дигән язу калдырган иде. Без 2 көннән соң гына кайттык, безнең бәхеткә, шифоньерны беркемгә дә сатмаганнар. Ул ялтыратылган, антресольле иде һәм безгә озак хезмәт итте. Аннары мин аны сеңлемә бирдем, һәм ул һаман исән. Шундый нык булып чыкты. Әлиф Газалиев күп кешеләргә ярдәм итте, яхшылык – аның характерының аерылгысыз өлеше иде».

Алтын җепле кәтүк

Розалия Фазлыева: «Без өйләнешкәч, ирем үзенең туган шәһәре Томскига күченергә күндерде. Анда ярымүткәргеч приборлар фәнни-тикшеренү институтына эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаштым, гәрчә мин һөнәрем буенча шәфкать туташы булсам да. Институт режимлы иде, анда хәрби техника өчен электроника җыйдык. Минем эшем микроскоп астында кечкенә генә алтын җеп кисәген кечкенә генә чипка салудан гыйбарәт иде. Зур цехта моның белән нигездә хатын-кызлар шөгыльләнде. Иртән безгә кораллар тутырылган тартма һәм алтын җепле кәтүк бирәләр иде. Сменадан соң тартманы кире тапшыра идек. Беркөнне эшкә килдем, тартмамны алдым, ләкин анда алтын җепле кәтүк табылмады! Бу – җитди нәтиҗәләр белән яный. Куркырга да өлгермәдем, яныма бер кыз килде дә алтын җепле кәтүк сузды. «Кичә син аны тартмага салырга оныттың», – диде ул. Югалган булса, нәрсә булыр иде икән? Алтын бит бу! Мине, мөгаен, аның бәясен түләргә мәҗбүр итәрләр иде, эштән чыгарырлар иде. Мин боларның барысыннан да коллегамның игътибарлылыгы аркасында котылып калдым».

Начальник мине кызганган

Надия Корзунина: «Мәктәпне тәмамлагач ук эшкә урнаштым. НИИның күчерү цехына урнаштым. СССРда инженер-техник хезмәткәрләрне җитештерүчеләргә ярдәмгә җибәрү норма иде. Безнең җитәкче фәнни хезмәткәрләрне эшләреннән аерырга теләмәде һәм безне – институтта квалификациясез эш белән шөгыльләнүче кичәге мәктәп укучыларын җибәрде. Ә заводта безгә гадәттә төрле авыр әйберләр ташырга кушалар иде. Ә тәҗрибәсе булмаган кешеләргә тагын нәрсә йөкли алганнар? Мин бик ябык идем, кулларым һәм аякларым нечкә иде. Мин соңыннан гына, үскәч, начальникның мине кызганганын һәм мондый эшләргә җибәрмәвен, ә секретарьлык эшләрен тапшырганын аңладым. Ярый, мин рус телен яхшы белә идем һәм грамоталы яза идем. Аның яхшылыгын мин бик соңлап бәяләдем».

Чөгендер орлыклары

Фәрия Вәлиуллина: «Безнең әтиебез Минияр Габдрәшитов сугыштан 1943 елның 3 маенда кайтты. Аягында төзәлмәгән яра белән инвалид диярлек иде. Безнең Кече Аллагуват авылында күршеләребез белән шатлыклы хәбәр уртаклашу яхшы гадәт иде. Гадәттә, яхшы хәбәр сөйләргә балаларны җибәрәләр иде. Хуҗалар яхшы хәбәр китерүчегә бүләк биргәннәр. Абыем Рәфкать, әтиебезнең фронттан кайтканын хәбәр итәр өчен, күршебез Габдрахман бабай янына йөгергән. Алар янына ул 5 тапкыр кергән, чөнки, шатлыклы хәбәр өчен, аңа кергән саен бер телем икмәк биргәннәр. Икмәкләре беткәч, аның учына чөгендер орлыгы салганнар. Чөнки бүтән бирер нәрсәләре булмаган».

Кодагый сыендырган

Фәрия Вәлиуллина: «Улым өйләнеп, баласы тугач, алар 1 бүлмәле фатир алып, мөстәкыйль яши башладылар. Мин үзем генә яшәп калдым. Икенче бала тугач, алар кайтырлар, дип уйладым. Ләкин алар кайтмадылар. Шуннан соң үземнең 4 бүлмәле фатирымны сатарга, аларга 2 бүлмәле фатир сатып алырга, ә үзем аларның бер бүлмәлесенә күчәргә булдым. Аларга төзелә торган йортта фатир таптылар. Аны тапшыруны берничә ай көтәргә кирәк иде. Ә миңа кая барырга? Фатир сатылган, акча салынган. Минем бертуган сеңлем һәм башка туганнарым 2 бүлмәле фатирларда ялгызы гына яшиләр иде. Ләкин алар мине үзләренә чакырмадылар. Арендага торак эзли башлагач, мине үз янына кодагыем чакырды. Нәтиҗәдә, без бу вакытны бик әйбәт яшәдек. Ул миңа хәзер сеңлем кебек».

Таныш булмаган хатын ярдәм итте

Вячеслав Скопа: «Бу хәлне миңа туганым Лена сөйләде. Бу – әле совет чорында ук булган хәл. Кайбер хәлләр буенча яшь гаиләгә Черкесскидан Сургутка күченергә туры килә. Ире Юрий эш тапкан, ниндидер танышлары аларга вакытлыча торак тәкъдим иткәннәр. Бу – кечкенә генә бер бүлмә булган, анда бары тик карават белән өстәл генә сыйган. Лена йөкле була, аңа хатын-кызлар консультациясендә күзәтелсен өчен пропискага керү һәм эш табу, ә бала туганнан соң декрет ялын рәсмиләштерү бик мөһим була. Эш эзләп, ул төрле учреждениеләрне һәм оешмаларны йөреп чыга. Ләкин, корсагын күргәч, аны бөтен җирдә дә кире боралар. Бервакыт, аны чираттагы тапкыр кире боргач, ул кадрлар бүлегеннән чыга һәм өметсезлектән елап җибәрә. Коридор буйлап узып баручы таныш түгел хатын Ленаның елап утырганын күреп, аның янына килә дә ни булганын сораштыра башлый. «Елама, мин сиңа булышырмын», – ди ул. Чыннан да, ул аңа эшкә урнашырга ярдәм иткән, яшь гаиләгә тулай торакта бүлмә бүлеп биргәннәр, бу инде – прописканы гарантияли. Алар Сургутта озак яшәгәннәр, монда аларның 2 кызы туган һәм үскән. Аннары алар Черкесскига кайтканнар, ә бер кызы һаман да Сургутта яши».

Күчеп килүчеләргә әтисенең йортын биргән

Флүрә Галиева: «Мин авылда туып үстем. Мәктәпне тәмамлагач, киләчәк турында уйларга, алга таба укырга, һөнәр алырга кирәк иде. Мин шәһәргә киттем, укыдым, кияүгә чыктым һәм, шулай итеп, шәһәрдә яшәргә калдым. Әлбәттә, мин авылны сагына идем. Буш вакыт барлыкка килү белән, әти-әниемә кунакка кайта идем. Алар вафат булгач, әти-әнинең йортын нишләтергә, дигән сорау туды. Минем аны сатасым килмәде. Мин туган-үскән йортны таяныч ноктасы, туган җирләр белән элемтә кебек күрә идем. Мин аны, чит кешеләргә булса да, мохтаҗларга бирергә уйладым. Газетада белдерүдән соң миңа төрле кешеләр шалтырата башлады. Нигездә, бу – балалы ялгыз хатын-кызлар иде. Мин аларга мәктәп һәм кибет булмаган авылда яшәү авыр булачагын аңлый идем һәм җавап бирергә ашыкмадым. Бервакыт миңа Урта Азиядән күчеп килгән ир-ат шалтыратты. Аның хатыны белән кечкенә баласы бар иде. Мин аңа авыл ярым ташландык хәлдә, анда социаль учреждениеләр юк икәнен әйттем. Ул миннән: «Ә авылда мәчет бармы?» – дип сорады. Һәм мин аларны сайладым. Нәрсә-нәрсә, ә авылда мәчет бар иде. Мин бу гаиләне язып куйдым, аларга бөтен йорт кирәк-яракларын һәм башка ата-ана мөлкәтен файдалануга тапшырдым. Гаилә бик тырыш булып чыкты. Алар сыер, сарык сатып алдылар, сату өчен терлек асрый башладылар. Тырышлыклары нәтиҗәсендә, алар 5 ел эчендә акча җыйганнар һәм хәзер район үзәгендә үз йортларын сатып алырга телиләр. Бу вакыт эчендә безнең алар белән бик җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Без апам белән авылга әти-әни каберләрен җыештырырга килгәндә, алар безне туганнары кебек каршы ала. Һәм без әти-әни йортында элеккечә тәрәзәләрдә ут булуына бик шатбыз».

Мин ничек итеп стенка сатып алдым

Флүрә Галиева: «Мебель, китап, электроника кебек әйбер сатып алу өчен профкомга чиратка язылырга кирәк булган вакытлар иде бу. Мин балалар бакчасында эшләдем һәм малосемейка алгач, шунда ук стенка алырга чиратка язылдым. Минем чират җиткәндә, мин инде декрет ялында идем. Кайбер коллегалар «син инде кире эшкә кире кайтмыйсың, шуңа бу талонны башкаларга бир» диделәр. Ләкин безнең профком рәисе Вера Полоселова принципиаль кеше булып чыкты. Ул бу талонны минем өемә алып килеп бирде, расписка яздырды. Шулай итеп, мин стенка сатып алдым, ул бик сыйфатлы булып чыкты һәм хәзер дә безгә хезмәт итә. Вераның бу гамәле гомерлеккә истә калды».

Яхшы киңәш университеттан куылудан коткарды

Исемсез калырга теләгән Чаллы кешесе: «Мин кечкенә шәһәрдә үстем. Училище, техникум, аннары нефть институтын тәмамладым. Магистратурада Ленинград дәүләт университетында укырга теләдем. Әнием балалар бакчасында тәрбияче, хезмәт хакы аз. Ул безне абый белән ялгыз үстерде. Шуңа күрә мин үз көчемә генә исәп тоттым. Хәтта түләүле бүлеккә дә керү кыен иде. 40 урынга 200 кеше дәгъва итте. Мин сайлап алуны уза алдым. Көндез эшләдем, ә кичен укыдым. Бу – җиңел булмады. Беренче семестрда мин беренче 2 имтиханны берьюлы тапшырмадым, ләкин борчылмадым. Яңадан бирә алам, дип уйлаган идем. Шулвакыт минем янга курсташым, Петербургта туып-үскән Роман килде. «Син беләсеңме, университет кагыйдәләре буенча, әгәр 3 имтиханны тапшырмасаң, сине автомат рәвештә куачаклар. Син ерактан килеп укырга кердең, син укып чыгарга, диплом алырга тиешсең», – дип кисәтте ул мине. Мин бик нык курыктым. Өченче имтихан килеп җитә иде, мин аңа җитәрлек әзерләнмәдем. Шуңа да карамастан, мин аны «өчле»гә тапшыра алдым. Ике имтиханны аннары мин «бишле»гә бирдем. Укытучы, бик яхшы җавап өчен, хәтта минем кулымны кысты. Шуннан бирле «өчле»сез укыдым, диплом алдым, туган ягыма кайттым, күңелемә туры килгән эш таптым. Ә Роман белән без дуслаштык, бер-беребезгә кунакка йөрибез».

Күлмәк бүләк итте

Исемсез калырга теләгән Чаллы кешесе: «Мин әтисез үстем. Әни мине ялгыз тәрбияләде. Без бай яшәмәдек. Казан университетына кергәндә, минем бер генә яхшы күлмәгем бар иде, шуны гына кия идем. Моңа Георгий Бармин гына игътибар итте. Ул Казан егете иде һәм бервакыт мине кунакка чакырды. Бәрәңге кыздырды, консерв ачты, төшке аш белән сыйлады. Аннары шкафны ачты да: «Сиңа күлмәк бүләк итәсем килә, теләгәнеңне сайла», – диде. Чалбар да бүләк итмәкче иде, ләкин буе миннән озын иде – туры килмәде. Ул менә шундый битараф түгел, кешеләргә игътибарлы кеше иде. Мин аның бу яхшы гамәле турында гомерем буе хәтерлим».

«Челнинские известия»дан Илисә Ганеева язмасы тәрҗемә ителде




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Пэм Шрайвер

Трофеи чемпионки Олимпийских игр по теннису Шрайвер вернулись к ней после кражи






КХЛ. «Динамо Москва» — СКА. Прямая трансляция: смотреть хоккей онлайн

В Пулково роботы начали заменять персонал после инцидентов с багажом

Грандиозный мюзикл закроет фестиваль «Ломоносов-Фест» в Архангельске

Около 60 тысяч кыргызстанцев в России находятся в «зоне риска» и могут быть депортированы на родину