Добавить новость
ru24.net
Все новости
Февраль
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Яулык бәйләгәч, кеше булдымы әллә?» - Айгөл Бариева дусты белән араны өзгән

0

Җырчы мөслимә Айгөл Бариева социаль челтәрдәге сәхифәсендә күңеленә тигән очрак белән уртаклашкан.

– Берничә ай элек, күп еллар дус дип санап йөргән кеше: «Яулык бәйләгәч, кеше булдымы әллә» (элек мин кеше булмаганмын, ахры), – диде, минем артымнан көлемсерәп.

Бу сүзләрне ишеткәч, күз яшьләрем тәгәрәде, йөрәгем чәнчеп куйды. Бу сүзләр өчен дә түгел, ә бу сүзләрне нәкъ ул кешедән ишетергә әзер түгел идем.

Бәлки, тагын кемдер шулай дип уйлыйдыр…

Яулык бәйләгәнгә 1 ел узды. Хиҗаб – камиллек символы, синең кеше икәнеңне исбатлаучы билге түгел! Ул – барыннан да элек Аллаһка ышану, инану. Бу – минем уйлап эшләнгән адымым. Эш идеаль булуда да түгел, ә көн саен кыенлыкларны һәм җитешсезлекләрне лаеклы җиңү, Аллаһның ризалыгына ирешү, ә кемнеңдер хуплавына ирешү нияте белән эшләү түгел.

Без барыбыз да идеаль түгел. Хәтта Аллаһ та безне ничек бар шулай кабул итә, безгә төзәлергә һәм яхшыга омтылырга мөмкинлек бирә. Хиджаб кию ул, барыннан да элек – ул үз алдымда җаваплылык тою, миндә булган җитешсезлекләрдән котылу, кайдадыр тыелу, кайдадыр буйсыну, сабыр булу...

Әйдәгез, бер-беребезне хуплыйк, ә хөкем итмик. Хиджаб – Аллаһка ышану билгеләренең берсе генә әле. Әгәр кеше шул юлны сайлаган икән, әйдәгез, аны гаепләмик, ниндидер сәбәпләр эзләмик.

Бер-беребезгә камиллеккә омтылуда этәргеч булыйк, бер-березне илһамландырыйк, Аллаһка таба атлауда бер-беребезгә ярдәм итик.

Ә теге дустым минем тормышымда башка юк, Аллаһ аннан азат итте.

Барлык мөслимәләрне Хиҗаб көне белән котлыйм!

«Айгөл, Сез – бик күркәм кеше, бик тырыш, Сез нәрсәгә генә тотынсагыз да барысын да югары дәрәҗәдә башкарасыз. Сез – бик ягымлы, чибәр, ачык, гадел. Сөбханаллаһ! Машаллаһ! Минем уйлавымча, Сез – Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәсе! Сезнең турында шундый сүзләр әйткән кешеләр – бәхетсез кешеләр»;

«Ул кеше сезнең яулыктан түгел, авыр кайгыдан соң, елап, ярдәм сорап йөрмәгәнгә, аяк астына төшеп калмаганга көнләшә. Без, тол хатыннар, көчле. Ияләнергә кирәк булачак»;

«Бар да без уйлаганча гына түгел: дус бар, туган бар, дошман бар. Һәркемнең үз юлы, шул юлдан кабаланмыйча, йөрәгең кушканча, сабыр гына атларга кала»;

«Айгөл ханым! Искиткеч акыллы һәм зирәк булуыгызга сокланам! Һәрберебезгә дә иман ныклыгы телим», – дип, җырчының адымын һәм сайлаган юлын хуплаучы виртуаль дуслары бик күп комментарийлар калдырган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

Екатерина Александрова вышла в полуфинал турнира в Линце, где сыграет с Каролиной Муховой






Володин сообщил, что проведет важные встречи и переговоры в Индии

Во Владимире любой желающий может принять участие в мастер-классе по актерскому мастерству

Семьи в России переплачивают более 20% при ежемесячной аренде жилья

Продюсер Евгения Шолохова рассказала о съемках в кинопарке «Москино»