Добавить новость
ru24.net
Все новости
Февраль
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Мондый анализлар белән кеше яшәми, ә син эшләп йөрисең, диделәр»

0

Тормышы чәлпәрәмә килгәндер, дип уйлаучылар нык ялгыша. Алсу, балавыз сыгудан туктый алмыйча, алай тиз генә тормышына нокта куючылардан түгел. Көрәшкә җиң сызганып тотынган һәм «акканлылык»ны җиңгән. Бүген ул инде 3 ел ремиссиядә, ягъни, тернәкләнеп, чире кире кайтмаган, дигән сүз. Лейкозны ничек җиңгәнен ул «Интертат»ка сөйләде. Гыйбрәт өчен, башка берәүләр дә үз чиренә кул селтәмәсен өчен уртаклашты ул.

Алсу Халидуллина белән очраклы гына танышырга туры килде. Себернең татар авылларында кышын юлсызлыктан интегүчеләр турында язганда, социаль челтәрдә Лайтамак авылы төркеменә килеп эләктем. Администраторы Алсу белән язышканда, аның битендә авыру тарихы күзгә чалынды.

Шунысы игътибарга лаек: Алсу үзенә куркыныч авыру килгәнен белгәч тә, һәр химия курсы алдыннан, химия тәмамланып өйгә кайтыр алдыннан да, көндәлек сыман халәтен язып барган. Төшенкелеген, начар хис итүен, озак дәваланудан алҗыганлыгын да яшермәгән. Ашый алмавын, күңеле нык болгануын, температурасы еш күтәрелгәнен, стоматиттан тилмергәнен язган. Ул бит – көнлек, атналык кына түгел, айларга сузылган чир! Шундый начар халәттә дә беркемнән яшермичә, чирең турында соцчелтәрләргә чыгарып бару – бу үзе көчле рухлылык күрсәткече түгелме? «Чирен яшергән – үлгән» дип юкка әйтмәгәннәр шул. Һәр постта бихисап комментарийларда язылучылары аның ничек тә кәефен күтәреп, җиңеп чыгачагына ышандырып, дәртләндерергә тырышканнар.

Фото: © Алсу Халидуллинаның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеннән

– Нәселдә онкология белән авыручылар булмаса да, миңа шушы чир килде. Коронавирус пандемиясе чорында карантинда утырганда, күрем белән проблемалар башланды. Кан күп килде, карантиннан чыккач, гинекологка мөрәҗәгать иттем, ләкин минем проблемага әллә ни исләре китмәде. Барысы да әйбәт, яшәү рәвешен үзгәреп, хәрәкәтсез өйдә утыргангадыр, диделәр. Табиблар сүзеннән соң берникадәр тынычландым.

Күрем һаман күп килә иде. Аннары үземне начар хис итә башладым, ялларсыз актив эшләгәнгә, алҗыганга, дип уйладым, чөнки пандемиядән соң эшкә чыккач, күп эшләдем. Аннары өйдә аңымны югалтып егылдым, әни, куркып, «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Мине башта гинекология бүлегенә салдылар, кан анализы гемоглобин түбән булуын күрсәтте. Гемоглобин 40 тирәсе иде. Гемоглобинны күтәрер өчен, кан салдылар, канны туктата торган уколлар ясадылар. Кешегә көненә 3не ясасалар, миңа 6ны ясыйлар иде. Бу миңа булышмады. Ике көннән икенче табиб минем хәлне күреп, нәрсәдер бар, дип шикләнде. Терапия бүлегенә күчерде, шуннан анализларны карап, тромбоцитлар бөтенләй ноль дәрәҗәсендә булуын күрде. Тромбоцитлар кан оешу өчен җавап бирә бит, минем кан шуңа туктамаган икән.

Табиблар анализларга, хәлемә карап, миннән сөяк миеннән пункциягә рөхсәт алдылар. Алар шикләнгән булган инде, миңа, анализ килгәч тә, берни әйтмәделәр, Төмәнгә күчерәбез, диделәр.

Фото: © Алсу Халидуллинаның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеннән

Төмәнгә килгәч, миңа якынча «лейкоз» диагнозы куйдылар. Минем лейкоз турында ишеткәнем бар иде. «Акканлылык»тан нәрсә үтәргә туры киләчәген якынча аңлый идем. Бик яхшы табибка эләктем, бүлек мөдире иде ул. Мине ашыгыч рәвештә тикшерә башладылар, тизрәк дәвалану тәртибен билгеләргә кирәк иде. Дәвалаучы табиб анализлар белән танышкач, шаккатты. Мин бит эшләп йөрдем. «Мондый анализ белән кеше яши дә алмый, ә син әле эшләп йөргәнсең», – диде. Ул миңа дәвалану курсын аңлатты. Башта күз яше акты инде… – дип сөйли башлады Алсу үз язмышын.

Фото: © Алсу Халидуллинаның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеннән

Шулай итеп, Алсу 1 елдан артык хастаханә сукмагын таптый. Төмәндә гематология һәм химия терапиясе бүлегендә 10 курс химия узганын әйтте.

– Беренче 4 курс – югары дозалы, химия 7 тәүлек бара, аннары – стационарда тернәкләнү, шулай якынча 1 ай хастаханәдә, аннары 1 атнага өйгә кайтаралар, аннан кабат – чираттагы химия терапиясенә.

Икенче химия курсыннан соң, коронавирус белән авырдым. Мине үземнең хастаханәдән коронавирус госпиталенә күчерделәр. Үз чирем белән дә көрәштем, ковидка каршы да – икеләтә көрәш сынавын уздым. Коронавирусны авыр кичердем, аяклар йөрмәс булды, 3 көн урыннан тора алмадым. Гәүдәнең аскы өлеше эшләмәде. 3 көн узгач, үземне кулга алдым, әкренләп, кул-аякларны селкетергә, басарга тырыштым. Башта табиблар булышты, аннары мөстәкыйль, кечкенә бала кебек йөрергә өйрәндем.

Хәзер 3 ел инде ремиссиядә. 1 ел да 1 ай эчендә дәвалану – лейкоз өчен бу тиз вакыт санала, озаграк дәваланучылар да бар, – ди ул.

Алсу үзе Лайтамак авылында туган. Кызчыкка 5 яшь тулгач, әти-әнисе белән шәһәргә күченгәннәр.

– Тубылга килгәндә, рус телен белми идем, туган телем татар телендә генә сөйләшкәнмен, аннары балалар бакчасында, мәктәптә рус мохитендә русчага өйрәндем. Ләкин өйдә әти-әнием, апам белән татарча сөйләшә алам. Ел саен туган авылыбызга кайтып йөрибез. Мәчеткә менәбез, сәдака бирәбез, якыннарның каберләрен зыярат кылабыз. Туганнар белән аш үткәрәбез. Авылда һәрчак күңелле инде, һавасы да саф.

Ни дисәң дә, милли мохит якын инде. Сабан туе, Нәүрүз бәйрәмнәрен бик яратам. Авырып терелгәннән соң, тернәкләнү чорында Себер татарлары мәдәнияте үзәгендә концертларга йөрдем, «Чәк-чәк» милли ризык бәйгесендә катнашып, өченче урынны яуладым. Себер-татар теле курсларына йөреп, сертификат алдым.

Авырганчы ураза да тота идем, хәзер инде организм чирдән соң көч җыйды, кабат тота башларга уйлыйм. Шушы авырудан соң, мин туган көннәремне татар традицияләре буенча аш уздырып билгеләп үтә башладым. Төрле милләттән кунакларым – дуслар, туганнар өчпочмак, чәк-чәк, пәрәмәчләр, бавырсакларны бик яратып ашыйлар. Гүзәл Уразова, Марат Яруллин, Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грейны яратып тыңлыйм, – дип уртаклашты милләттәшебез.

Алсу сүзләренчә, авыруын бар кешегә белгертеп, язып баруын әти-әнисе, якыннары өнәмәсә дә, соңрак алар моның дөрес карар булганын аңлаган. Алсу үзенә терелергә нәкъ менә бик күп кешенең үзенә савыгу теләп, ихлас теләкләр юллаганы ярдәм иткән, дип саный.

– Үз-үземә ышаныч, якыннарымның ярдәме булышты. Икенчедән, мин үзем турында язып бардым. Башта гаиләм моңа каршы булса да, соңрак күнделәр, килештеләр, чөнки мин бик күп кешенең ярдәмен тойдым, шәһәр кешеләре савыгуымны теләде. Хәзер инде әни чиремне язып барганыма үкенми.

Фото: © Алсу Халидуллинаның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеннән

Башта авырып киткәч, интернетта лейкозны җиңгән кешеләрне эзләдем. Бер кызга тап булдым, ул чирен берничә тапкыр җиңгән, дөрес, анда лейкозның башка төре иде. Аның – лимфопласт, минеке «кискен миелопласт лейкоз» дип атала. Аңа карап, мин дә кешеләргә сөйләргә теләдем, мин хәзер башка кешеләргә өмет бирәм. Бик күп кеше миңа язуын дәвам итә, миндәге кебек үк диагнозны очратучылар сөенә, чөнки алар минем үрнәктән үзләренә куәт алалар. Авырганда шундый ук диагнозлы кешене табу мөһим. Моны җиңеп була, яшәргә була, үзеңә бикләнергә, төшенкелеккә бирелергә кирәкми, дигән уйларга этәрә, кешегә ышаныч бирә.

Шушы хәлләрдән соң, бүген яшәргә кирәк, иртәгә нәрсә буласын белмибез, иртәгесе көнгә ышаныч булмаган чорда яшибез, сугыш бара, бәхетсезлек очраклары, авырулар күп, тормыштан ләззәт алырга кирәк, монда һәм хәзер, дигән нәтиҗәләр ясадым.

Хәзер дарулар эчмим. Башта бик күп эчтем, аннары туктадым, чөнки үземне яхшы хис итүемне аңладым. Анализлар да әйбәт бит. Организм инде болай да дарулардан талчыккан, аларның бит башка якка зыяны да бар. Дөрес тукланырга тырышам. Хәзер чәч үсте, дулкынланып тора алар хәзер, элек чәчләрем туры иде, – дип сөйләде Алсу.

Фото: © Алсу Халидуллинаның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеннән

Яман чиргә каршы көрәш Алсуның әти-әнисен дә талкыган шул. Баласы өчен үзәге өзелгән ананың йөрәге чыдый алмаган.

Мин үзем әнидән дә көчлерәк булырга тырыштым кебек. Кайчак әнинең елаганын, йомшаклыгын күрә идем. Әнинең йөрәге чыдамаган, мин дәваланганда, инсульт булды. Аннары вакыт узгач, мин тернәкләнгәч, әтигә дә инсульт булды. Әни тернәкләнде, әтинең уң ягы параличланды, хәзер бераз хәл керде, йөри, ләкин тулы канлы тормыш белән яши алмый, аяк-кулы элеккечә эшләми, – дип әйтте Алсу.

Фото: © Алсу Халидуллинаның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеннән

Алсу Тубылда «Жемчужина Сибири» сәүдә үзәгендә йомшак туңдырма ясап сата. «Туңдырма ясыйм һәм сатам, чиргә кадәр дә, тернәкләнгәч тә, шул эшкә кайттым, чөнки үз эшем бик ошый», – ди ул.

Әңгәмәбезнең ахырында бүген ул үзен бик бәхетле тоюын әйтте.

Миңа – кешеләр, мин, үз чиратымда, башкаларга ярдәм итә алуыма шатмын, аларның миңа язуларына рәхмәтлемен. Алар миндә мораль ярдәм табарга тырыша, минем үрнәккә ияреп, дәвалануга ышаналар. Әле бер ир-атка мотиватор булганмын. Гомере буе эчкече бер ир язды миңа. Ул минем тарихны, минем нинди авырлыкларны үткәнемне күзәтеп барган һәм шуңа карап, эчүен ташлаган икән. Ул миңа рәхмәт әйтеп язды. Шулай итеп, мин хәтта алкоголизмнан котылуда ярдәм иткәнмен, – диде Алсу.

Фото: © Алсу Халидуллина «ВКонтакте» челтәрендә тормышында өч этапны күрсәткән коллаж – авыруга кадәр, авыру вакыты һәм дәваланганнан соң.

Фото: © Алсу Халидуллина дәвалангач, 3 ел вакыт эчендә чәчләрен шушы озынлыкта үстергән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Организаторы турнира WTA в ОАЭ извинились за ошибку с гражданством Касаткиной






На Форум классных руководителей от Южного Урала поедет учитель частной школы

9 идей романтических свиданий на 14 февраля: ресторан, спа и аттракционы

Помощь Курску: владельцы магазинов передают посылки в приграничные регионы

Волков Михаил Юрьевич: биография и ключевые достижения