Добавить новость
ru24.net
Все новости
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Бүлмә гөлләрен язга ничек әзерләргә?

0

Февраль азагы – март башында көн озынлыгы сизелерлек арта. Димәк, өйдәге гөлләр дә кояш нурларына туена һәм кышкы йокыдан уяна башлый. Гөлләргә үсәр, чәчәк бөреләре чыгарыр өчен көч кирәк. Шуңа күрә бу вакытта аларга тәрбиягә аеруча мохтаҗ. Кайбер гөлләргә суны күбрәк сибәргә һәм акрынлап ашламалар да өстәргә туры киләчәк.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре аңлатканча, матур яфраклар гына үстерә торган гөлгә – бер, ә чәчәк ата торганына икенче төрле ашлама кирәк. Мәсәлән, пальма, фикус, драцена (һ.б.) кебек декоратив яфраклы үсемлекләргә азотлы ашламалар таләп ителә, чөнки ул яфракларны үстерергә ярдәм итә. Кактуслар өчен үзенең ашламасы була, ә чынлыкта исә аларга ашлама сибү белән артык мавыкмавың хәерлерәк.

Роза кебек гөлләр өчен ашлама туклыклы булырга тиеш, чөнки аларның яңа яфраклар да, күп итеп чәчәк бөреләре дә үстерәсе бар. Орхидея да ашламаларны дөрес кулланганда сәламәт була, яхшы чәчкә ата. Сүз уңаеннан, орхидеяның чәчкә бөреләрен уяту өчен цитокининлы паста (бу – үсемлекне үстерә торган төп гормон) куллану яхшы нәтиҗә бирә.

Шунысын да истә тотарга кирәк: әгәр үсемлек чирле, ягъни яфраклары яки тамырларына зыян килгән икән, аңа шул хәлендә ашлама сибү дөрес түгел – ул барыбер аны үзләштерә алмаячак. Гөлне башта дәваларга кирәк.

Өйдә чүлмәктә үсә торган ылыслы һәм цитруслы үсемлекләргә, шулай ук миләүшә чәчәгенә махсус шулар өчен билгеләнгән ашламаларны куллану зарур.

Яңа савытка күчерәсе, туфрагын алыштырасы гөлләр булса, бу эшне дә февраль азагында башкаралар. Яңа туфрак болай да туклыклы, шуңа күрә беренче чорда аны ашлауга ихтыяҗ юк. Ә менә гөлгә тамырланып китәр өчен биологик стимуляторлар сибү комачауламас.

Ашламаны коры туфракка сибәргә ярамый, юкса аның тамырларын яндыру куркынычы бар. Гомумән, бу эшне чамасын белеп кенә башкарырга кирәк. Гөлгә кич белән – гадәти, ә иртән ашламалы су сибәргә мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA завершила расследование дела тренера Рыбакиной. Его отстранение оставили в силе






Девушку избили в супермаркете в Мурине за то, что она пришла с собакой

На МЦД-1 произошел сбой по техническим причинам

За неделю в Электростали устранено более 40 засоров канализации

Бато Дугаржапов создал более 2 тыс. шаржей на "Арт мире" в Нижнем Новгороде