Добавить новость
ru24.net
Все новости
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Ташландык җирне тәртипкә китерү өчен 3 ел бирелә: Нинди очракта җирсез калырга мөмкин?

0

Закон таләпләре үзгәрә

2025 елның 1 мартыннан РФ Җир кодексына һәм бакчачылык турындагы законга үзгәрешләр кертә торган федераль закон гамәлдә булачак. Росреестрның Татарстан идарәсе Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илсур Кәримов сүзләренчә, яңа законда «җир кишәрлеген файдалану» төшенчәсе бар һәм аның сроклары күрсәтелә. Элек төгәл сроклар әйтелми һәм җир кишәрлеген файдалана башлауның төгәл тәртипләре дә юк иде.

– Торак пункт эчендә урнашкан җир кишәрлекләре (шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык) 3 ел эчендә тиешенчә файдаланыла башларга тиеш, дигән таләп куела. Бу срок 2025 елның 1 мартыннан исәпләнә башлый, – дип искәртте Илсур Кәримов.

Төгәлрәк әйткәндә, җир кишәрлеген әлеге закон гамәлгә кергәнче сатып алган хуҗалар өчен әлеге срок – 2025 елның 1 мартыннан, ә закон гамәлгә кергәч җир алган милекчеләр өчен хокукларны рәсми рәвештә теркәгән көннән санала. Илсур Кәримов билгеләп үткәнчә, шулай ук 1 марттан РФ Хөкүмәтенең җир кишәрлеген файдалану чараларын билгели торган карары да гамәлгә керә. Биредә җирнең максатчан билгеләнеше, аннан файдалану тәртипләре турында сүз бара.

– Хөкүмәт карарында язылган чаралар исемлегендә түбәндәге таләпләр куела: җир кишәрлеген максатчан файдаланырга комачаулый торган агач-куаклардан һәм чүп үләннәреннән чистарту, җитештерү калдыкларыннан арындыру, киптерү яки сугару, грунтны ныгыту, рекультивацияләү кебек җир эшләрен башкару, – дип аңлатты Росреестрның Татарстан идарәсе вәкиле.

Нинди срок куела?

Әгәр кемдер җир кишәрлеге чүплеккә әйләнә баруын, чүп үләннәре үсүен белә торып та аннан файдаланмый икән, яңа закон конкрет чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

– 3 ел милек хокукында торып, 50 проценттан артыгы чүп үләннәренә һәм чүп-чарга баткан яки 5 ел дәвамында файдаланылмаган, түбәсе, тәрәзәләре булмаган күчемсез милек объекты тора икән, болар җир кишәрлегенең билгеләнеше буенча файдаланылмавын күрсәтә, – ди Илсур Кәримов.

Җир кишәрлекләренең кулланылышын Росреестр һәм җирле үзидарә вәкилләре контрольдә тотачак. Закон таләпләре үтәлмәгән очраклар ачыкланса, хуҗага җир кишәрлеген тәртипкә китерергә күрсәтмә биреләчәк һәм берникадәр вакыттан тагын тикшерү үткәреләчәк. Бөтен мәгълүматлар Россия территориясендәге күчемсез милек объектлары турында мәгълүматлар туплана торган Бердәм дәүләт реестрына тапшырыла. Җирдән файдаланмаган өчен штраф каралган.

– Әгәр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеге 3 ел дәвамында файдаланылмый икән, аны хуҗасыннан тартып алу өчен судка шикаять тапшырылачак, – диде Илсур Кәримов.

Шул ук вакытта, объектив сәбәпләр аркасында җирне рәсмиләштергәч үк файдалана алмаган (мәсәлән, сазлыклы урын булса) хуҗаларны яклау да каралган.

Илсур Кәримов: «Әгәр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеге 3 ел дәвамында файдаланылмый икән, аны хуҗасыннан тартып алу өчен судка шикаять җибәреләчәк».

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Закон бозу очраклары 2 тапкыр арткан

Илсур Кәримов сүзләренчә, бүген бигрәк тә зур булмаган торак пунктлар янында урнашкан бакчачылык территорияләрендә билгеләнеше буенча файдаланылмый яткан җирләр күп.

Үткән ел республиканың дәүләт инспекторлары 767 мең гектар җирне тикшергән һәм 8,3 меңнән артык кисәтү ясаган. Закон таләпләрен үтәмәүчеләргә барлыгы 892 миллион сум күләмендә штраф салынган.

– Статистикага караганда, файдаланылмый торган җир кишәрлекләре елдан-ел арта. Моның сәбәпләре төрле. Мәсәлән, торак пунктларның территорияләре киңәйтелә, анда шәхси торак төзелеше, бакчачылык өчен яңа җир кишәрлекләре бүленә, яисә коттеджлар бистәсе төзү өчен яки инвестиция буларак җир кишәрлекләре алынган булган, һәм алар һаман буш тора, – дип санап үтте Илсур Кәримов.

Әйтик, 2023 елда җир кишәрлекләрен файдаланмау белән бәйле җир законнарын бозуның 260 очрагы ачыкланган булса, 2024 елда бу сан 2 тапкырга – 500гә кадәр арткан.

Кирәк кешегә бирергә?

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясе районнарда әлеге яңа законга мөнәсәбәтне белеште. Мәсәлән, Казанга якын урнашкан Яшел Үзән районында 203 бакчачылык ширкәте исәпләнә, аларның 153е рәсми рәвештә Федераль салым хезмәтендә теркәлгән. Кайбер бакчачылык ширкәтләре тулысынча ташландык хәлдә, дип хәбәр иттеләр Яшел Үзән районы хакимияте матбугат хезмәтендә. Заманында бу бакчалар Казан предприятиеләре эшчеләре, шәһәр халкы өчен каралган булган.

«Бу – бик актуаль закон. Муниципаль милеккә кайтарылган җир кишәрлекләрен гамәлдәге законнар нигезендә аерым категория гражданнарга, шул исәптән хәрби хәрәкәт ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга тәкъдим итеп булыр иде», – дип искәрттеләр районның матбугат хезмәтендә.

Үткән ел Татарстанда дәүләт инспекторлары 767 мең гектар җирне тикшергән һәм 8,3 меңнән артык кисәтү ясаган. Закон таләпләрен үтәмәүчеләргә барлыгы 892 миллион сум күләмендә штраф салынган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Ташландык җирләр табыш китерми»

«Кама аръягы бакчалары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков фикеренчә, ташландык җирләргә кагылышлы закон бик кирәк.

– Ташландык җир кишәрлекләре – күптәнге проблема. Бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә андый кишәрлекләр, тирә-юньне ямьсезләп торудан тыш, санитарияне саклау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә дә кыенлыклар тудыра, – диде ул.

Аның мәгълүматлары буенча, Тукай районында һәм Чаллыда җир кишәрлекләре белән проблема юк диярлек. Ә менә калган районнарда, бигрәк тә Мамадыш, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Минзәлә һәм Менделеевскида ул бик актуаль.

– Биредә билгеләнеше буенча әйләнешкә кертелмәгән меңләгән гектар җир хакында сүз бара. Муниципалитетлар алардан җиргә салым буларак керем дә ала алмый. Тора-бара ул җирләр законсыз чүплеккә әверелә, – диде Дмитрий Волков.

Наталья Рыбакова, tatar-inform.ru




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Марсель (ATP). 1/4 финала. Чжан сыграет с Бергсом, Медведев встретится со Штруффом






«Рыночные» отношения: что такое «инфлейшиншип» и когда уместно это слово

Суд арестовал участников драки в "Кофемании" в Москве на 15 суток

Крупнейшая онлайн-конференция «Поиск ответов» объединит более 200 000 участников

ПЯТИЧАСОВЫЕ ВИДЕО РОЛИКИ VK video МОГУТ НАБИРАТЬ ОГРОМНУЮ ПОПУЛЯРНОСТЬ! Новости. В.В. Путин, Д.А. Медведев, Илон Маск, Дональд Трамп. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!