Чулпан Йосыпова әтисенең ни сәбәпле хастаханәгә эләгүен әйтте
Чулпан Йосыпованың әтисе кисәк авырып китүе хакында язган идек. Җырчының якын кешесен кичә реанимациядән палатага күчерделәр. «Интертат» Чулпан белән элемтәгә кергән иде, әмма ул иркенләп сөйләшә алмады, хәзерге вакытта әтисе янәшәсендә
«Мондый хәлләр белән сөйләшергә бик кәефем дә юк… Әти ишемик һөҗүм (ишемическая атака) нәтиҗәсендә хастаханәгә эләкте. Әтине палатага күчерделәр, әлегә әти белән булачакмын. Хәле, Аллаһка шөкер, алга таба», – диде ул
Җырчының әлеге борчулы көннәре тизрәк үтсен, әтисе тизрәк савыгып, аягына бассын, дигән теләктә калабыз.