Добавить новость
ru24.net
Все новости
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Лилипутлар илендә югалган Гулливерлар». «Яңа исем» проекты һәм яшь татар әдәбияты торышы

0

Сүзне бу мәкаләне язарга «уяткан» «Гулливерлар һәм лилипутлар» теориясеннән башлыйсы килә. Аны «Яңа исем» проектының ябылу тантанасына җыелган кунакларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков яңгыратты:

– «Безнең Ркаил (ред. Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла) белән яраткан теориябез бар. Ул – әдәбиятта гулливерлар һәм лилипутлар теориясе. Әдәби лилипутлар яңалыктан курыкканга, яңа буын иҗатчыларыннан да курка. Чөнки яңа буын белән әдәбиятка гулливерлар килергә мөмкин. Ә алар килә икән, лилипутлар шунда ук югала. Сез бүген лилипутлар булсагыз да, яңа буын Гулливерларына булышырга кирәк».

Фото: © Владимир Васильев

Димәк, «Гулливерлар һәм лилипутлар»... Димәк, Джонатан Свифт... Димәк, «Путешествия Гулливера». 18 гасырда язылган бу әсәрдә сатира да, антиутопия элементлары да, хәтта яшьләр яраткан «кринж» та табып була, ләкин бу детальләр хәзер мөһим түгел. Иң мөһиме бу теория – татар әдәбияты, буыннар бәйләнеше һәм яшьләр иҗаты турында фикер алышу өчен менә дигән мөмкинлек. Башлыйк!

Һәлакәткә очраган кораб

Бүген яшь каләм иясен нинди дә булса әдәби проект, конкурс, хәтта чара белән кызыксындыру өчен, беренче урынга олпат язучылар белән очрашулар, лекция һәм экскурсия түгел, ә матди, ягъни бүләк, акча ягы чыга. Чөнки бүтәнчә кызыксындыру мөмкин түгел. Дөрес, яшь иҗатчы күңеле, үзе дә аңламыйча, башлангыч чорда матди сүзен - каләмдәшләре, язучы-шагыйрьләр белән аралашу, фикер алышу дип уйларга мөмкин, әмма бу озак дәвам итми. Бер конкурс, ике, өч... һәм аның да күңеле саф иҗаттан - бүләк иҗатына омтыла башлый. Кыскасы, соңгы ноктаны барыбер дөнья куя. Такташ әйткәнчә: «Шулай, энем! Монда акча кирәк...»

Әдәбият мәйданы кайчан һәм нигә матди якка борылганын да әйтү авыр. Әллә дөнья шулкадәр үзгәрде, әллә бу хәл татар әдәбиятында Туфан, Еники, Миңнуллиннарга тиң «гулливерлар» юклыгыннан. Алар булмагач, яшьләр әдәбиятны җиңү, танылу, шөһрәт мәйданы дип уйлый. Ягъни иҗат бу очракта югарылыкка ирештерүче җор инструмент кына булып кала. Ә алай булгач, каләмнең дә бушка селкенәсе килми, ул бары тик бүләк, акча өчен генә тирбәлә башлый.

Бик тирән мәсьәлә, мәсьәлә генә түгел, проблема. Бәлки кемдер бу мәкаләне укый башлагач, аны журналистик материал түгел, ә бары тиле уйлар дулавы дип атар. Имеш журналистика коры фактлар турында язмаса, артык уйлануга китсә, ул объективлыгын югалта дияргә мөмкиннәр. (Коры фактлар дигәннән, бу мәкаләне дә коры репортаж итеп язып була иде, әмма бүтән юл сайланды, чөнки ул дөресрәк кебек).

Алдан ук әйтеп куям бу мәкалә – әдәбият турында, ә әдәбият – ул субъектив, бер әсәрдә дистәләгән идея табып булган кебек, бу мәкаләдә дә кемдер автор аның эченә салганын, кемдер исә үзе күрергә теләгәнен табар. Шуңа күрә бу мәкаләнең жанры, ә аны язган кешенең профессиясе, эшли торган урыны юк дип уйлагыз. Димәк ул кемнеңдер заказы буенча язмый, димәк анда кемнедер үпкәләтү, кемнәндер көлү максаты юк! Бу мәкалә, Такташ әйтмешли: «Просто хат»! «Киләчәккә хат»!

«Лилипутлар» илендә

Иҗатка әле аяк кына басканда һәр яшь иҗатчы хыял белән яши. Менә бервакыт ул да, зур чемоданнар өстерәп леманга килер, кулына билет алып, корабка утырыр һәм ерактан җемелдәп, үзенә чакырган әдәбият иленә – кыска түгел, ә гомерлек сәяхәткә юл тотар... Бу хыялны әлбәттә, язу яшәтә. Яшь иҗатчы башта Тукай, Такташ, Җәлилгә охшатып язса, соңрак үз иҗатын Юзеев, Фәйзуллин, Еникиләргә охшата, ә аннан инде аны бүгенге чор иҗатчылары кызыксындыра башлый. Ул аларны укый, алар белән очрашу көтә. Мөмкинлек булса, ул әлбәттә Тукай, Такташ белән очрашыр иде, ләкин бу мөмкинлекне тормышка ашырып булмагач, бүгенге язучы-шагыйрьләрне көтеп яши һәм ахырда очрата да.

Фото: © Владимир Васильев

Бу очрашу, аңлашылганча, күп очракта нинди дә булса әдәби конкурсның бүләкләү тантанасында була. Башта кемдер җырлый-бии һәм сәхнәгә сүз белән бүгенге әдәбиятның лилипутлары чыга. Алар бүләклиләр, җылы сүзләр әйтәләр, тәнкыйтлиләр. «Все по классике» дигәндәй.

«Яңа исем» проектының ябылу тантанасында да барысы шул ук сценарий буенча узды. Катнашучылар агылды, аннан зур кунаклар җыела башлады. Мин дә килдем... Һәм, яхшы видеосюжет ясар өчен, беренче рәттә утырган яшь, талантлы язучы Алинә Хәбибуллина янына килеп:

– Беренче рәткә утырсам буламы? – дидем.

Алинә (елмаеп): – Син икенче рәт... Ул сүзен әйтеп бетермәде, аның янында утырган Рафис Корбан аны бүлеп, калын һәм ниндидер чиркану тулы тавыш белән: – Юк, юк! Бар каядыр артка утыр, – диде.

Мин Рафис Корбанның язучы икәнен беләм. Киләчәк Язучылар Союзы рәисе буласы килгәнен дә ишеткәнем бар, әмма аны йомшаграк әйтеп булмый микәнни? Ярый бу хәлгә артык аптырамадым, ләкин минем урында иҗатка әле аяк басучы гына бер яшүсмер булса? Аның мондый аралашудан соң нинди хис-кичерешләре калыр иде соң? Нәкъ менә шушындый лилипутлар аркасында аның хыялый әдәби корабы һәлакәткә очрарга мөмкин түгелме? Ничә «Гулливер» корабы шушы кечкенә генә детальләр аркасында су астына киткән икән?

Һаман бер балык башы

«Җавапсыз мәхәббәт, туган җир, мәктәп, авыл турында күпме язып була?» Бүген яшь иҗатчыларны һәр конкурста шушы сүзләр белән тәнкыйтлиләр. Татарстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Яңа исем» проектының икенче сезоны ябылганда бу сүзләрне янә кабатлады:

«Әдәбият - ул көрәш мәйданы. Анда гел яшел утлар янып, юлыңа ак җәймә сузылып ятмый. Көрәш ул - тормышны белү! Ул заманның бөтен борчуларын, бөтен гамен, үз йөрәгең аша уздырып, аларны биткә иңдерү сәләте. Шулай ук бүгенге иҗатчыларның әсәрләрендә тема тарлыгы турында әйтәсем килә. Мәхәббәт, туган җир... Әлбәттә, яшь иҗатчы, тормыш тәҗрибәсе булмагач, бүтән темаларны күтәрә алмый. Ләкин күз алдыгызга китерегез - Һади Такташның 17 яшендә язган шигырьләрендә бөтен дөнья гаме сыйган фәлсәфә күреп була. Шуңа күрә укырга кирәк. Классик әдәбиятны гына түгел, философияне, бигрәк тә философ булган шагыйрьләрне укырга кирәк!»

Фото: © Владимир Васильев

Ркаил Зәйдулланың яшьләр иҗатында тема тарлыгы турындагы сүзе чыннан да урынлы, ләкин шул ук вакытта бу сүзләрне соңгы инстанция дип тә кабул итү дөрес булмас.

Иң башта аларның ни өчен урынлы икәненә төшеник: «Яңа исем» проектының икенче сезоны зур тамаша белән тәмамланды. Яшь иҗатчыларның әсәрләрен Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары укыды. Ишетелгән шигырьләрнең 80 проценты мәхәббәт турында дисәк, ялгыш булмас. Алай гына да түгел, чарадан соң тәкъдим ителгән «Казансу» һәм «Чулман» альманахларында басылган 220 шигырьнең 82 се (без санадык) нәрсә турында дип уйлыйсыз? Әлбәттә – мәхәббәт! Калганнары – туган җир, әни, яшьлек кебек темаларга язылган.

Тема тарлыгы, әлбәттә, бардыр, ләкин ни өчен бу сүзләр белән тулысынча килешеп булмавын да әйтергә кирәк. Язучылар Союзы рәисенең сүзләренә әйләнеп кайтыйк. Ул Такташның «Үтерелгән пәйгамбәр»ен искә ала. Аны яшьләргә мисал итеп китерә, шулай язарга кирәк дигән фикер үткәрә, әмма бүгенге яшьләр ни өчен алай яза алмаганы, язса да яшерергә, үзгәртергә мәҗбүр булуы хакында әйтергә кирәк:

  • Бөек иҗат өчен - тетрәнүләр кирәк

Такташ 17 яшендә язган «Үтерелгән пәйгамбәр» шигырендә - кан, хәнҗәр, үлем, дар кебек сүзләр куллана. Бу юктан түгел, әгәр шигырьгә күз салабыз икән, аны тулы контекстта, ягъни нинди шартларда язылуын искә төшерергә кирәк. Революция, Төркестанда булган кан коешлар - боларның барысын Такташ үз күзе белән күрә, хәтта аларда катнаша да. Әгәр шагыйрьнең нечкә күңеле шушындый вакыйгалар эчендә кайный икән ул аларны кәгазьгә иңдермичә булдыра алмый. Бөтен дөнья гамен сыйдырган бөек шигырьләр юктан иҗат ителә алмый! Бүген яшь иҗатчы мәктәптән, авылдан, ТикТоктан башка берни күрми диярлек. Нәрсә турында язсын ул?

  • Әти-әни факторы

Бу мәcъәлә тагын бер ягы белән катлаулы. Ярар, мисал өчен Язучылар берлеге рәисе сүзләреннән соң яшь иҗатчы Такташны укып чыгар, аннан фәйләсүфләргә күчәр. Әлбәттә, аның бу темага язу теләге туарга мөмкин. Әгәр ул үлем, югалу, яшәү мәгънәсе кебек темаларга алына икән, монда бит әле укучы да бар. Ә беренче укучы ул – әти-әни. Ә әти белән әни мондый шигырьләрне күрсә, ул шунда ук кайгыра башлаячак. Нинди үлем? Нинди югалу? Ул аны лирик герой хәләте дип аңламаячак, киресенчә баласы үзе турында яза дип уйлаячак. Бу исә бала белән әти-әни арасында аңлашылмаучанлык китереп чыгарачак. Ахырда нәрсә? Ахырда яшь иҗатчы үз иҗатыннан ояла башлый, ябыла һәм гомумән язмый башларга мөмкин...

  • Цензура

Әгәр Язучылар берлдеге рәисе дөнья гамен сыйдырган шигырьләр юк дип әйтә икән, ул бит әле чыннан да алай дигән сүз түгел. Алар бар. Ә «Лилипутлар» аны күрми икән, моның бары тик бер сәбәбе булырга мөмкин. Нинди илдә, нинди вакытта яшәгәнебезне аңлыйбыз. Шәхсән минем иҗатташ дусларым мондый шигырьләрне нинди дә булса конкурска җибәрми, җибәрсә дә, оригиналга бик зур үзгәрешләр кертеп җибәрә. Ә шигырь – ул җыр, аның бер сүзен үзгәртү дә аның көен юкка чыгара, мәгънәсе турында әйтеп тә торасы юк инде.

Казансу һәм Чулман альманахлары - иҗат фикциясе?

«Яңа исем» проекты, Таттарстан китап нәшрияты һәм шәхсән Гөлүсә Закированың иң зур казанышы – ул, әлбәттә, яшь иҗатчыларның әсәрләрен туплаган ике альманах бастырып чыгару. «Казансу» һәм «Чулман» альманахлары турындагы фикерләре белән ул үзе дә бүлеште:

«Бу елны басылып чыккан ике альманахның, әлбәттә, үсәр урыннары бар . Чөнки безнең яза торган яшьләребез бихисап. Шунысы да бар – хәзер тормыш ул бик актив, яшьләр бөтен проектларда катнашып җитешә алмый. Ләкин быел катнашкан 60 яшь иҗатчы остазлар ярдәме белән ике альманахка керерлек иҗат туплый алды дип уйлыйм».

Әлбәттә, китап чыгару яхшы эш. Әгәр дә ул әле яшь иҗатчыларны бергә җыеп, аларны таныту өстендә эшли икән - бу «Яңа исем» проектының гына түгел, ә татар әдәбиятының зур казанышы. Ләкин китап турында тагын берничә сүз әйтәсе килә. Альманахларның икесен дә кулга алуга, башка иң беренче булып – татар теле, татар әдәбияты дәреслекләре искә төшә. Аңлашыла, Татарстан китап нәшриятының чыккан китаплары бизәлешенә үз таләпләре бардыр. Ләкин әгәр китап яшьләр иҗаты турында икән, димәк аның тышлыгы да әз генә булса да яшьләргә якынрак булырга тиеш түгелме?

Күптән түгел яшь шагыйрә Миләүшә Гафурова үз көче белән шигырь китапларын бастырып чыгарды. «Яңгыр тыны» дип атала ул. Аның тышлыгына карау белән ул кызыксыну уята, аны тотып, ачып карыйсы килә. Китапның бүгенге уңышы эчтәлектә генә түгел, ә тышлыгына да яшеренә дип әйтергә кирәк. Ә «Казансу» һәм «Чулман» альманахлары мәктәп дәреслекләренә охшаганлыктан, аны яшүсмернең сатып алу гына түгел, гомумән укыйсы килер микән?

сулдан уңга: «Казансу», «Чулман» альманахлары һәм Миләүшә Гафурованың «Яңгыр тыны» китабы

Китапта урын алган әсәрләр турында да әйтәсе килә. Аларның күбесе «Яңа исем» проектына кадәр язылган әсәрләр. Чөнки «Яңа исем» проектына рәсми рәвештә теркәлгән 60 кешедән утырышларга, экскурсияләргә күп булса 8-10 кеше йөргәндер. Ә бит әлеге әдәби мәктәпнең асылы, остазлардан дәресләр алып, чын әдәби әсәр язу иде...

Дөресен әйтик, татар әдәбиятының яшь буыны өчен бу иҗади мәктәпнең эчендә кайнау, бигрәк тә уку кызык түгел. Оештыручылар никадәр тырышмасын, бу – мәгънәсез эш. Бер әйберне танырга, аңларга кирәк – бу системаны вату, үзгәртү бик авыр. Чөнки яшьләрне кызыксындыру өчен – кыйммәтле бүләкләр, акча кирәк. Алар бүтәнчә яза алмый. Ә иң кызыгы аларны моның өчен гаепләп булмый! Кем гаепле? Ачык сорау...

Мәкалә башында аның эчендә кемнәндер көлү, кемнедер үпкәләтү юк дигән идем. Ул булмады. Ә тәнкыйть? Тәнкыйть - кирәкле шәйдер...




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев вышел в полуфинал турнира ATP в Марселе






НОВАТЭК: Санкции не ослабляют, но компания сохраняет позиции на рынке газа

«Сибирь» — «Металлург». Прямая трансляция матча КХЛ: смотреть онлайн

В Якутске откроется выставка «Культура для Победы»

Овчинский: Новостройка по программе реновации появится на Дмитровском шоссе