Рамилә Хәйретдинова: «Уразага керер алдыннан, бүген әтине МКДЦга алып килде жизни...»
Җырчы Рамилә Хәйретдинова үзенең сәхифәсендә дингә, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга өндәгән язмаларны бик күп урнаштыра. Алар тормыш иптәше, алып баручы Рамил Хәйретдинов белән күптәннән дин юлында.
«Шатланып, шөкер итеп, бу вакытта үзем генә чәй эчеп утырам. Ничә айлар буе әтине ашказаны борчыды. Үтмәгән табиб калмады инде. Уразага керер алдыннан, бүген әтине МКДЦга алып килде жизни. Бар да яхшы.
Менә ничек ышанмаска инде Аллаһы Тәгаләнең бар икәненә. Мең шөкер!» – дип яза Рамилә бу юлы да үзенең сторисларында.
Рамилә Хәйретдинова язылучыларын вәгазьләр тыңларга, дөрес юлга басарга өнди.
«Вәгазь сөйли башласалар, мин иң беренче булып килеп утырам. Шул вәгазьләр аша үз-үземне тәрбиялим, үсәм, тормышка җиңелрәк карарга өйрәнәм. Кичәгеләре – ихласлык, рия, «показуха» турында булды.
Укыган намазларыгыз, биргән сәдакаларыгыз, эшләгән изге гамәлләрегез җәннәткә керер өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш, диделәр. Шул вакытта сез ихлас булырсыз, иншәаллаһ. Ул да сезгә якынаер», – дип яза җырчы.