Добавить новость
ru24.net
Все новости
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28

23 февраль - егетләр бәйрәме: исеме үзгәрсә дә, асылы үзгәрмәде

0

23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. 1922 елда бу дата рәсми рәвештә Кызыл Армия көне дип игълан ителә. Соңрак 23 февраль ел саен СССРда бөтенхалык бәйрәме — Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне буларак билгеләп үтелә. Күпләр аның шул чорын да хәтерли әле.

Зәйнәб Фәрхетдинова (Татарстанның халык артисты):

Мәктәп елларыннан ук инде егетләргә бүләкләр әзерли идек. Ул егетләр бәйрәме инде. Соңгы елларны армиядә хезмәт иткәннәрнең бәйрәме диелсә, элегрәк андый нечкәлекләренә игътибар итеп тормый идек бугай. Ул сугыштан соңгы еллардан ук ир-ат бәйрәме буларак кереп калган. Бәйрәмгә мөнәсәбәт үзгәрмәде, минем өчен үзгәреш юк. Ул - егетләр бәйрәме, кирәкле бәйрәм.

Бүләккә нәрсә әзерлисез дигәннән, «духи» инде (көлә). Электән шул калган. Укыган вакытта чигә идек, хәзер бит инде бүләкләр күп. Галстугын телисеңме, «набор» аласыңмы – хәзер бүләк сайларга мөмкинлекләр зур. Болай әллә нинди көтелмәгән әйберләр алган юк, ул гадәти, күңелгә якын бүләк һәм игътибар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Булат Ибраһим (шагыйрь):

Бер гасырдан артык тарихы булган әлеге бәйрәмнең төрле чорларда исеме үзгәрсә дә, асылы үзгәрмәде кебек. Мәктәптә укыган чордан башлап ул әтигә открытка ясау бәйрәме иде инде. Ул вакытта да аның ниндидер сәяси идеологиясе булгандыр. Хәзер инде без дә үстек, бүләкләре дә зурайды, кыйммәтләнде, чорына карап бу бәйрәмнең идеологик көче дә куәтләнде.

Бәйрәмгә бүләк бирешү - ул бер гадәт бит инде. Хәрби хезмәттә булганмы, юкмы - анысына карап торыш юк.

Ирләргә гел носки да, дезодорант бирәләр инде. Студент чакта дус егетләр кылыч биргәннәр иде, япон кылычы-катана. Сине хөрмәт итеп, бүләк бирүче кешең булса, нинди дә бүләк ярый инде. Олыгайган саен кул җылысы кергән бүләк кадерлерәк була башлый.

Мәктәптә укыган чорда 23 февраль алдыннан Аҗаган уены уза иде. Тау алыш, төрле ярышлар белән үрелгән шушы уеннар шул бәйрәмнең бер хатирәсе булып бүген дә күңелләрдә саклана.

Фото: © «Татар-информ», архив

Айрат Фәйзрахманов (тарихчы, тарих фәннәре кандидаты):

Мин Совет заманында үскән бала, Кызыл Армия көнен хәтерлим. Хәзер бу көнне ял итәләр, элегрәк ял көне түгел иде. Ул яктан дәүләтнең әлеге көнгә игътибары зуррактыр. Элегрәк мәктәптә, балалар бакчаларында рәсемнәр ясый, бәйрәм оештыра идек, хәзер дә шулай калгандыр әле.

Бүләккә стандарт әйберләр бирәләр инде, алар ир кеше өчен кирәкле. Без һәр бүләккә, игътибарга шат булырга тиешбез.

Миңа калса, элеккеге атама әлеге бәйрәмгә күбрәк килешә иде, чөнки тарихи яктан бу 1918 елда Кызыл Армия оешкан көн дип санала иде. Тарихи яктан ул шулай булып кала, авыр заманда оешкан, Гражданнар сугышы башланган көннәр. Әлеге бәйрәмнең тарихи асылын онытмаска иде, бары тик Ватанны саклаучылар көне дип кенә түгел, ә бу көн тарихыбызны белер өчен яхшы бер мөмкинлек булып торсын. Аның турында сөйләүләр җитмидер.

23 февраль – ул Бакый Урманченың туган көне дә бит әле. Ул Кызыл Армияне, чын милли гаскәрләрне оештыруда катнашкан кеше. Гомумән, армияне оештыруда безнең татар шәхесләребез күп көч куйган. Шамил Усманов, Камил Якуб исемле кешеләр инде онытылды... Кызыл комиссарларны, командирларны онытмыйк. Ул, әлбәттә, фаҗигале тарих, аклар белән кызыллар бер-берсе белән бәрелешкән, әмма аны онытмаска кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Андреева обыграла Рыбакину и вышла в финал турнира WTA в Дубае






Источник 360.ru: гаражи загорелись у московского ЖК «Ривер Парк»

Baza: Взрыв прогремел у многоэтажного дома в Балаково

Легендарный Фетисов предлагает России сразиться с США. Суперсерия с американцами — шанс выйти из изоляции?

Дубль Исака принес «Ньюкаслу» победу над «Ноттингемом» в матче АПЛ