Гүзәл Әхмәтова ире белән аерылышу сәбәбен әйтте: «Ул гаепле түгел»
Башкортстан җырчысы Гүзәл Әхмәтова «ТМТВ» телеканалында «10 сорау» тапшыруында шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Әңгәмәне Әбри Хәбриев алып барды.
– Нигә сез тормыш иптәшегез белән аерылдыгыз? Ул кызыгызга ярдәм итәме?
– Без аның белән тиз өйләнештек. Мин гомер буе кияүгә чыгудан курыктым. Матур гына очрашып йөри башлыйбыз, икенче көнне тәкъдим ясыйлар да, миңа ул кеше кирәкми башлый, качарга кирәк, дип уйлый башлыйм. Кияүгә генә чыкмаска булсын.
– Бу каршылык каян килде икән?
– Минем әти белән әни бик иртә аерылышты, икесе дә укытучы иде. Шул холыклары туры килмәдеме икән. Югыйсә, шундый матур музыкаль гаилә идек. Әти баянда уйный, әни матур җырлый, 2 апам бар, мин – өченче бала. Элек мин «кияүгә чыксам, аерылмыйм» дип әйтә идем.
Бер мәлне ул килеп чыкты. Минем концертка килеп матур итеп карап утырган да үзенә «мин бу кызга өйләнәм» дип әйткән. Әле йөгергәннәр, ди, аңа кияүгә чыгарга... Менә ул – танк. Шундый булмаса, ул мине карата алмас иде. «Юк» дигәнне дә ишетмәде.
24 көн генә очрашып йөрдек тә өйләнештек. Аңламадым да кияүгә чыкканымны. Ничек дип аталамы икән бу? Балага уздым, бала табарга 1 ай калган иде, күзем ачылып китте. «Мин кияүгә чыктыммени», – дидем апага. Минем депрессия булды. Бала туды, рәтләнеп киткәндәй булды. Без аның белән әйбәт яшәдек. Үзең беләсең, артист белән яшәү кыен, авыр. Ул өйләнгәндә белә иде кемгә өйләнгәнен. Яратуы көчле булдымы икән? Аңа өйдә тора торган кеше кирәк иде. Мин өйдә дә тордым, ул вакытта бик каты гастрольдә йөрү юк. Әмма каядыр барып җырлап кайта идем. Мин балага 2 ай булганда эшкә чыктым. Бала белән дә йөрдек без. Кызым тыныч булды, миңа комачауламады. Ирем белән тиргәшмәдек тә, ничек кинәт өйләнештек тә, шулай тиз генә аерылыштык та. Ул да әле дә аерылышу сәбәбен әйтә алмаячак.
Кызыма ярдәм итә. Аларга аралашырга бервакытта да киртә куймадым. Бала әтиле-әниле булып үсәргә тиеш. Тормыш булгач, төрле хәл була. Нинди генә хәлләр булса да, араларына кермәячәкмен, киресенчә, алар аралашып җылы мөнәсәбәттә булсыннар өчен, этәргеч бирәчәкмен. Ул – аның әтисе.
– Шулай фикерләү киләчәктә җимешләрен бирәчәк. Бала шул җылылык белән кайтарачак аны. Үзем аерылышкан кеше булмасам да, аерылганнарга киңәш: бер-береңә таш атуга караганда араларны тыныч кына өзү, дус булмасагыз да, иптәшләрчә талашмыйча араны өзүгә берни дә тиң була алмый.
– Без дус. Мин аның әти-әнисе белән аралашам, ул минем әни белән аралашып яши. Мин аның әнисенә «әнкәй» дип әйтәм. Без аерылышканга ул гаепле түгел. «Бианаеңны һаман «әнкәй» дип әйтәсеңмени?» – дип кеше сорый. Ник бергә яшәгәндә ул «әнкәй» булды да, аннары ул «апа»га әвереләмени?! Ничек атагансың – шулай булып калырга тиеш, минемчә.
– Миңа калса, ул – синең дөньяң өчен камил вариант.