«Миллион түгел инде!» – Җырчыларның Сабантуйда чыгышы күпме тора?
Халкыбызның йөзе, бизәге булган милли бәйрәмебез Сабантуйларның дәрәҗәсе соңгы елларда мәйданда нинди артист чыгыш ясавына карап бәяләнә, дип әйтсәк, ялгышмабыз. Артист популяррак булган саен, Сабантуй саллырак үтә. Халык, үз авыл-районындагы бәйрәмне ташлап, машиналарына төялеп, шәбрәк артист җырлаган Сабантуйга агыла.
Күпчелек артистларның кайда чыгыш ясаячагы да билгеле инде. «Интертат» әлеге мәгълүматны җырчыларның үзләренә шалтыратып туплады. Бер уңайдан, милли бәйрәмдә чыгыш ясау хакларын да белештек. Дөрес, әлеге сорау белән чыкканны җырчылар яратмый. «Сер», «Әйтмим», «Кеше кесәсен нигә тикшерәсез?» диючеләре дә күп булды. Ачыклый алган кадәрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Быел кыйммәтрәк. Бәяләр артты»
Салават Фәтхетдинов 7 июнь көнне 3 район Сабан туенда җырлый. Концерт директоры Марсель Имамов биргән мәгълүматларга караганда, Арчада артистның чыгышы 12.00-13.00 сәгатьләрдә, Питрәчтә 15.00 сәгать тирәсендә, Биектауда 19.00 сәгатьләргә планлаштырылган.
Марсель халык артистының гонорар бәясен әйтми калуны кулай күрде. «Бу – конфиденциаль мәгълүмат», – диде. «1 миллион бармы?» – дигән сорауга, көлеп: «Миллион түгел инде», – диде.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров фотосы
Ришат Төхвәтуллин чыгышларын шулай ук 7 июнь көнне Арча Сабан туенда карарга мөмкин булачак. «Бәяләрне әйтмим», – диде җырчының администраторы Илгиз Бәдретдинов. Узган ел Ришатның Сабантуйда чыгыш ясау бәясе 500 мең сум иде. Илгиз «Бәяләр узган елдагычамы, арттымы?» дигән сорауга җавап бирүдән дә баш тартты.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов фотосы
Айдар Галимов 7 июнь көнне Санкт-Петербург шәһәр Сабан туенда, 8 июнь көнне Әлмәт шәһәрендә чыгыш ясый. Җырчының концерт директоры Павел Волонихин әйтүенчә, быел җырчыга тәкъдимнәр аеруча да күп килгән. «7 июньгә генә дә 6 җирдән чакыру алдык. Яшел Үзәннән, Түбән Кама, Алабугадан чыктылар. Санкт-Петербургтан инде бик күптән, иң беренче булып шалтыратканнар иде. Вәгъдә биргәч, Питер Сабан туена барырга булдык», – диде ул.
Җырчының нинди суммалар соравын ачыклый алмадык. «Узган ел Айдар Галимовның гонорарын 300 мең дип әйттегез», – дигәнгә каршы Павел: «Быел кыйммәтрәк. Бәяләр артты», – дип җавап кайтарды. Айдар Галимов Сабантуйларда 1,5, яки 1 сәгать чыгыш ясый. Музыкантлар һәм биючеләр белән бергә килә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев фотосы
«Бәяне чакырсагыз гына әйтәм!»
Рифат Зарипов 7 июнь көнне Башкортстанның Бакалы районында, 8 июньдә Алексеевск районы Тигәнәле авылы Сабан туенда чыгыш ясый. Җырчының абыйсы, концерт директоры Илгиз Зарипов сүзләренчә, Рифатның Сабантуйларда төркеме белән чыгыш ясау бәясе – 500 мең сум тирәсе. «Ялгызы гына килсә, кимрәк», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан фотосы
Илсөя Бәдретдинова 7 июнь көнне көндез Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында, кичен Буа район Сабан туенда чыгыш ясый. 14 июнь көнне Кукмара районы Вахит авылы Сабан туен, 15е – Алабуга Сабан туен гөрләтәчәк.
Җырчының алыштыргысыз концерт директоры Гүзәл Карамиева Илсөя Бәдретдинованың бәйрәмдә чыгыш ясау бәяләрен атамады.
«Мин бәяне чакырсагыз гына әйтәм! Бушка йөибез! Сез менә сорыйсыз миннән, ләкин бәяләр бит төрлечә. 200 меңнән башлап фәлән меңгә кадәр булырга мөмкин. Мин сезгә хәзер бер бәя әйтсәм, чыгарып куясыз. Аннан башлана... Блогерларга, журналистларга язарга «азык» кирәк. Сез аны «менә шундый сумма алалар, фәлән кадәре шуңа, фәлән кадәре төркемгә китә» дип тә күрсәтсәгез иде», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Расих Фасхетдинов фотосы
Данир Сабиров бәясен генә түгел, кайларда чыгыш ясачагын да әйтергә теләмәде. «Кайда булачагым билгеле инде минем. Тик документаль рәвештә барысы да килешенеп бетмәгән килеш әйтәсем килми. Бәяләрне дә әйтмим, язмагыз», – диде ул. «500 мең бармы?» – дип сорагач: «Алай гына бардыр инде ул. Финанс мәсьәләләрен Миләүшә яхшырак белә, аңа шалтыратыгыз», – диде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев фотосы
Ильмира Нәгыймова 7 июнь көнне Балтач Сабан туенда җырлый. Администраторы Миләүшә Салихова әйтүенчә, җырчы бәйрәмдәге чыгышы өчен 250 мең сум тирәсе гонорар сорый. Сабантуйга командасы белән килә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев фотосы
Руслан Кираметдинов бәйрәмгә үзе генә яки төркеме белән килүенә карап 50-150 мең сум сорый. Җырчыны 8 июнь көнне Тукай районы Иске Абдул авылы Сабан туенда күреп булачак.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Илнат Фәрхуллинны кайсы якларда күреп булачак, дигәндә, җырчы 31 май көнне Башкортостанның Дүртөйле районы Өчбүлә авылы, 7 июнь көнне – Байлар Сабасында, 7 июнь – Тукай районы Биклән авылында, 8 июнь – Теләче районы Сабан туена килә. 12 июньдә Киров өлкәсе Яңа Йөрек авылында җырлый.
Җырчының тормыш иптәше һәм администраторы Регина әйтүенчә, Илнат Фәрхуллинның командасы белән килеп 1- 1,5 сәгать чыгыш ясавы 300-350 мең сум тора.
Фото: © «Татар-информ», Расих Фәсхетдинов
«Берсе дә сорамый «аена күпме кредит түлисез, җитәме» дип»
Рамил Шәрәпов 8 июнь көнне Мамадыш районы Кече Сон авылы Сабан туена килә. 19 июльдә Буа районы Янтуган авылы көнендә чыгыш ясый. Бәяләр буенча юмор остасыннан шаян җавап алдык:
«Бәясен 1 миллион дип куйган да, бер кеше дә элемтәгә чыкмаган. Шуңа өйдә көтеп утыра, дип языгыз», – диде Рамил.
Соңыннан исә җитди тонга күчеп: «Көн саен бәя сорап шалтыраталар. Гайбәт чыгара торган әйбер бу. Миңа бу сорауга җавап бирү кызык түгел. Гади халыкның күңелен төшереп... Кеше бит артистлар турында начар фикердә кала. Безнең расходларны аңламыйлар. Халык белән артист арасында һәрвакыт җылы мөнәсәбәт калырга тиеш.
Һәр кешенең куелган бәясе бар. Без дә бит «бу комбайнер күпме ала икән» дип сорап йөрмибез. Болай да ыгы-зыгылы тормышта һәр кеше үз эшендә булса, шул җиткән. Берсе дә сорамый «аена күпме кредит түлисез, җитәме» дип. Шуңа бу тема күңелемә ятмый. Турыга әйтүем өчен гафу үтенәм. Һәммәбезгә күңел тынычлыгы һәм яхшы киләчәк телим», – диде Рамил.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан фотосы
Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовлар музыкантлары белән бергә килеп чыгыш ясаган өчен 150 мең сум сорый.
Иҗади пар 7 июнь көнне Чирмешән район Сабан туенда, июнь ахырында Нократ Аланында (Вятские Поляны) Россиякүләм Сабантуйда җырларга әзерләнә.
Фото: © «Татар-информ», Расих Фәсхетдинов
Ринат Рахматуллинның тормыш иптәше һәм ярдәмчесе Динара да хакларны яшереп тормады. «Ринат бәйрәмгә төркеме белән килә. Артык югары бәяләр куймыйбыз. Татарстан, Башкортстан районнарына чыккан өчен 150 мең сорыйбыз», – диде ул.
Җырчы 31 майда – Дүртөйле районы Исмаилова авылында һәм Пензаның Каменка авылында, 14 июньдә Башкорстанның Бакалы районында чыгыш ясый.
Фото: © «Татар-информ», Расих Фәсхетдинов
Марат Галимовны Чирмешән һәм Зәй район Сабантуйларында күреп булачак. Артист гонорар бәясен сер итеп калдырды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның чыгыш ясау бәяләре 300 мең сум. 5 кешелек төркем белән киләләр, Сабантуйларны алып та баралар, җырлыйлар да. 7 июнь көнне Кукмара районы Олыяз авылы Сабан туен, 8 июнь Әтнә районы Комырхуҗа авылы бәйрәмен һәм Балтач районы Кугунур авылы Сабан туен гөрләтәчәкләр. 13 июнь көнне Башкортстанның Илеш районы Иске Күктау авылында булалар.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев фотосы
Ришат Фазлыйәхмәтов 8 июньдә Әтнә районы Күәм авылы Сабан туенда җырлый. 7 июньдә Алабуга районы Иске Юраш авылында көндезге Сабантуйда була. 14 июнь көнне Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылы көнендә, 19 июльдә Буа районы Янтуган авылы бәйрәмендә җырлый.
Бәяләре, төркем белән килү-килмәвенә, юл ераклыгына карап, 350-400 мең сум. Шунысын да бигеләп үтәргә кирәк, Ришат узган ел Сабантуйларда 150 мең сумга чыгыш ясаган, күрүебезчә, бәяләре быел шактый арткан. Җырчының тормыш иптәше Эльмира сүзләренчә, Ришатка быел тәкъдимнәр дә күп килә икән. «Элек Ришатны ялгызы гына чыгыш ясарга чакыралар иде. Быел исә күбрәк төркеме белән килүен көтәләр», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан фотосы
Гүзәл һәм Илназ Баһлар 7 июнь көнне Азнакай районы Тымытык авылында, 8 июньдә Азнакай Сабан туенда, 31 майда Норлат районы Нариман авылында, 13 июнь көнне Баулы районы Яңа Чүте авылында, 28 июнь Төмән Сабан туенда, 7 июнь Әгерҗе районы Исәнбай авылы Сабан туенда була. Чыгыш ясаган өчен 50-60 мең сум бәя куйганнар.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Нурзадә 7 июнь көнне көндез Теләче районы Айдар авылында, кич Югары Мирәтәк авылында, 8 июнь көнне Арча районы Иске Кырлай авылы Сабан туенда чыгыш ясый.
«Авыл җитәкчеләре һәм клуб мөдирләре белән сөйләшеп, киңәшләшеп, уртак бәягә килешәбез. Ат бәясе сорап утырып булмый бит инде. Аларның да артистлар чакыртасылары килә, ә бюджетлары күп түгел. Хәтта, авыл халкы белән җыелышыр идек, дигән очраклар да бар. Кайбер Сабантуйларның спонсорлары бар, андыйларга җиңелрәк инде.
Мин Сабантуйда эшләргә яратам. Рәхәтләнеп карыйм, авыл кешеләре белән аралашам. Күп җырлыйм, ялындырып тормыйм. Иң мөһиме чәй генә эчерсеннәр. Ашау мөһим түгел, чәй кирәк миңа. Үзем белән дә гел термос белән чәй йөртәм», – диде ул, ачылып.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Зинира-Ризат Рамазановлар 31 май көнне Башкортстанның Дүртөйле районы, Юкәле күл авылында булачаклар. 7 июньдә Алексеевск һәм Чистай район Сабантуйларына баралар. 8 июнь көнне Аксубай Сабан туенда чыгыш ясыйлар. Ризат Рамазанов акча темасын кузгатасым килмәвен әйтте.
«Боларны тыңлаганчы, үзебезнең авылдашлар җырласа» дигән сүзләр башлана. Негатив кертәсем килми. Узган елгы бәяләр калды дип языгыз (ред.: былтыр Рамазановлар 100-200 мең сумга җырлаганнар). Мин үзем кечкенә чактан ук хәтерлим, әгәр күрше авыл Сабан туена берәр зур артист килсә, бөтен кеше концерт карарга дип шунда бара торган иде. Кемнеңдер колхозда эшләп концертка йөрергә мөмкинлеге булмый, кемнеңдер эше белән туры килми. Көрәше, милли уеннары үз урынында булса да, артистлар да килү Сабантуйга тагын бер ямь өстәп җибәрә. «Хәзер Сабантуйларның яме бетте», - дигәнне еш ишетергә туры килә. Күңелен күтәрәсе килгән кеше уеннарында да катнаша, Сабантуйның ямен таба. Ә эскәмиягә утырып, гаеп эзләргә килүчесе беркайчан да Сабантуйдан кәнәгать калмый. Һәр җитәкче халыкка күңелле булсын дип тырыша. Сабантуй - үзе бер бәйрәм бит ул. Себер якларыннан авылдашлар кайта, классташлар күрешә. Су буенда тальян тавышлары ишетелә. Сабантуй булганда авыл яши, җирлек яши, басулар чәчелә, колхозлар эшли, - диде җырчы.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов