2015 елның 15 вакыйгасы
Ел зур вакыйгаларга, чараларга бай булды. Яңа елга аяк басар алдыннан без Әлмәт тарихында уелып калган 15 вакыйганы барладык.
Әлмәткә яңа башлык билгеләнде
2 март – әлеге көннән Әлмәт яңа үзгәрешләр дәверенә, заманча үсеш юлына аяк басты. Татарстан Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе булып эшләгән Айрат Хәйруллин дилбегәне үз кулына алды – республика җитәкчелеге фатихасы һәм депутатлар хуплавы белән яшь белгечкә Әлмәткә җитәкчелек итү бурычы йөкләнде. 23 сентябрьдә исә Айрат Хәйруллин рәсми рәвештә район башлыгы итеп сайланды.
Ул республикада бердәнбер
Татарстанның халык артисты, танылган режиссер, Бөек Ватан сугышы ветераны, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы Зәкия Туишевага 95 яшь тулды. Актриса, режиссер, каләм иясе олуг юбилейны драмтеатр сәхнәсендә мәртәбәле кунаклар, театр әһелләре, сәнгать сөючеләр түгәрәгендә бәйрәм итте.
Тукай премиясе – Клара Булатовада
Быел тапшырылган мәртәбәле премия ияләре арасында якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы Клара Булатова да бар иде. Чәчән шагыйрәбезгә Дәүләт бүләге “Келәү”, “Сәяхәтнамәләр”, “К солнцу лицом” китаплары өчен бирелде
Бөек Җиңүгә – 70!
Олуг бәйрәм уңаеннан быел беренче тапкыр Ленин урамы буйлап “Үлемсез полк” узды. Шулай ук тәүге тапкыр шәһәребез паркында сугыш һәм аннан соңгы елларны яктырткан зур сәяхәт-тамаша җәелдерелде. Мәңгелек ут каршындагы мәйданда тыл хезмәтчәннәренә барельеф һәм “Сугыш балалары” скульптурасы ачылды, авылларда һәйкәлләр яңартылды.
Әлмәт рекорд куйды
Сабантуйга җыелган халыкны “аһ” иттереп, 305 кг авырлыктагы бавырсак белән безнекеләр “Россия рекордлар китабы”на кертелде. Әлмәт ипи заводы пешергән милли ризыкны пешерү өчен 1652 берәмлек йомырка һәм 3 көн вакыт кирәк булган.
Кабат Берлинны яуладык
Әлмәтлеләр Германия башкаласы Берлинда II Европа Сабантуе уздырды. Дуслык бәйрәменә Европа һәм дөньяның 22 иленнән милләттәшләребез җыелды. Әйткәндәй, былтыр Латвиянең Рига каласында узган I Европа Сабантуен да әлмәтлеләр үткәргән иде.
Җиләкле булдык
Район башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы белән “Җиләк үзәнлеге” – “Ягодная долина” җәмгыятенә нигез салынды. 21 гектар мәйданда эре татлы бакча җиләге үстерелә башлады. Яңа Нәдердән Илгиз Хәйдәров һәм Нолинкадан Александр Горохов та берәр гектар мәйданда җиләк утыртып, яңа һөнәрле булды.
“Мирас” бассейнына капсула салынды
Нефтьчеләр һәм Шәһәр көнендә 50 метрлы бассейн төзелешен башлау хөрмәтенә таш куелып, аңа капсула салынды. Әлеге проектны “Татнефть” компаниясе финанслаячак. Бүген бездә 25 метрдан артмаган 12 бассейн исәпләнә, меңнән артык әлмәтле йөзү секциясендә шөгыльләнә.
“Шәмсенур” паркы
Парклар һәм скверлар елы кысаларында дистә еллар ташландык хәлдә булган биләмә төзекләндерелеп, “Шәмсенур” паркы ачылды. Ул заманча, креатив итеп ясалып, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен берничә мәйданчыкны үз эченә ала. Әлеге проектның бәясе – 70 миллион сум! Моннан тыш, бездә тагын 4 парк төзелде.
Масштаблы ремонт
Соңгы 10-12 елда ремонт күрмәгән Ленин, Гафиятуллин, Заслонов, Нефтьчеләр, Бигәш, Радищев, К.Цеткин, Фәхретдин, Сөләймәнова, 8 Март, Шоссейная, Индустриальная урамнары һәм авыллардагы юллар яңартылды. Бу максатта 375 миллион 800 мең сум акча тотылды.
Балаларга кайгыртулы
“Минем яраткан ишегалды” район проекты кысаларында Әлмәттә һәм авылларда 30 уен мәйданчыгы сафка кертелде. Татарстан Президенты программасы нигезендә 5 спорт мәйданчыгы ачылды.
Онкология белән авыручыларга ярдәм бар
Яман шеш белән авыручыларга ярдәм күрсәтүне тагын да нәтиҗәлерәк итү максатыннан паллиатив медицина хезмәте бүлеге ачылды. Күчмә паллиатив бригада авырулары нык таралу сәбәпле махсус дәвалау үтәргә җайлары калмаган пациентлар белән шөгыльләнә башлады.
Президент сайлаулары
13 сентябрьдә Татарстан беренче тапкыр үз Президентын сайлады. Әлеге вазифага дәгъва кылган Рөстәм Миңнеханов өчен республика буенча 94,40 % тавыш җыелды. Моннан тыш, әлмәтлеләр җирле органнарга да депутатлар сайлады.
Районга – 85 ел тулды
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә шәһәр вә авыл халкы күргәзмә-ярминкәдә сату-алу итеп, җыр-биюләр белән күңел ачты, фидакарьләр, шулай ук районның туган көнендә – 1930 елның 10 августында дөньяга килгән Нина Ларина зур сәхнәдән хөрмәтләнде. Мәгълүмат өчен, бүген бездә 36 авыл җирлеге бар, торак пунктларның гомуми саны – 99.
Безнекеләр – дөнья чемпионы
Әлмәт көрәшчеләре – Рамил Синәкәев 70 кг, Айвар Билалов 100 кг га кадәр, Ильяс Галимов 100 килограммнан артык авырлыкта дөнья чемпионы булып танылды. Билбау көрәшендә Ирек Шәяхмәтов һәм Рамил Синәкәев әлеге төр дөнья чемпионатында бронза медаль яуладылар. Афәрин!