Берәү акчасыз да, мотоциклсыз да калган
Яңа көн туган саен кырыгалдарлар кармагына эләгүчеләр турында ишетәбез.
Бу юлы кәкре каенга Чистайда яшәүче ир-атны терәтеп калдырганнар. Әлеге ир-атны Suzuki мотоциклы сатылу турындагы игълан кызыксындыра һәм ул алдакчылар белән элемтәгә керүен белми дә кала. Азагы аяныч – ул 110 мең сум акчасын югалта. Белдерү хуҗаларының телефоннары җавап бирми башлагач, полициягә мөрәҗәгать итүдән башка чарасы калмый.
