Балык Бистәсе район башлыгы Илһам Валеев балыкбистәлеләрне Яңа ел бәйрәме белән котлады!
Хөрмәтле балыкбистәлеләр!
Тагын бер ел хатирәләрен тарих битләренә калдырып безнең белән хушлаша.Шактый үзенчәлекле, сынаулы булса да Бистә җирлегендә алдагы елларда искә алырлык матур гамәлләр кыла алдык, күпләр сокланырлык эшләр башкардык, заманача яңа обьектлар төзеп файдалануга тапшырдык.Ел вакыйгасы булырлык яңалыкларыбыз аз булмады. Әйтиек,”Кулон-Агро” җирлегендә 500 баш савым сыерга исәпләнгән заманча комплекс сафка басты һәм бүгенге көндә аның тагын шундый ук күләмле икенче проектын гамәлгә кертү процессы башланды. Алар киләчәктә елына 7 шәр мең тонна сөт сату программасын тормышка ашырырга исәп тоталар. Быел ” Русский Мрамор” 6 мең баштан артык мал суеп, 400 миллион сумлык үз продукциясен илебезнең югары сәүдә нокталарына чыгара алды. Гомүмән алганда, быел акча керемен 36 процентка арттыруга ирештек, шул нигездә, фаразларыбыз буенча үз җирлегебездә авыл хуҗалыгы продукциясе сату күләме 1 миллиард 100 миллион сумнан югары булыр дип көтелә.Узган ел ул 811 миллион чамасы иде. Район үзәгендә 80 балага исәпләнгән балалар бакчасы һәм 350 урынга мәдәни үзәк сафка басты.35 урынга яңа “ Аяз” кунаханәсе ачылды.Үз эченә ял, туризм базасы,ярминкә нокталары, сәламәтләндерү үзәген алган район өчен зур проектны эшләп бетердек. Юлларыбызны шактый күләмдә яңарта, төзекләндерә алдык. Бу максатларда быел 350 миллион сум акча тотылды. Монда “ Агрохимсервиз” оешмасы белән уртак тел табып эшләүче, районның финанс хәлен яхшыртуда үзеннән саллы өлеш кертүче “ Каздорстрой” җәмгыяте(ред.М-7 юлы янәшәсендә яңа төзелгән база) адресына олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә.Сүз уңаеннан “Агрохимсервиз” коллективы быел 51 миллион сумлык эш башкарган, бу сан узган елгыдан 50 процентка артыгырак.
Дәүләт Программаларын уңышлы гына дәвам иткән хәлдә, барысы 220 миллион сумлык төзелеш һәм капремонт эшләре башкардык.Бу уңайдан , районыбызда елның- елында үзләрен сыйфатлы эшләре белән раслап килүче тотрыклы төзү кампанияләребез барлыкка килде. Алар арасында “ Строитель-5”, “ Радуга”, “Р.Слободский Универсальстрой” аеруча олы мактауларга лаек. Авыл хезмәтчәннәре өчен елы кырыс булуга да карамастан, игенчелектә һәм терлекчелектә үсеш позицияләребезне саклап кала алдык.Ел йомгаклары буенча республикада икенче категориягә кергән авыл хуҗалыгы районнары арасындагы рейтингта беренче баскычка күтәрелдек, ә барлык районнар арасында 14 урынга чыктык. Бөртеклеләрнең гектар уңышы 23 центнердан артык. ”Логос”, “ Солтан” кебек заман сулышына кушылып атлаучы хуҗалыклар югары керемле культуралар игүгә алындылар.Кукуруз, бәрәңге продукцияләре белән, хәтта, дөнья базарында да үзләрен танытырга өлгерделәр.Югары эффектлы культуралардан гына 535 миллион сумлык чиста акча кереме алында.Яңалыкка омтылу- гомүмән күп хуҗалыкларыбызга хас сыйфат.Без андыйларны хуплыйбыз, аларга ярдәм итәргә ашыгабыз.Төрле юнәлештәге крестьян –фермерлык хуҗалыкларының арта баруы һәм аларның нәтиҗәле эшләүләре дә моның ачык мисалы булып тора. Бүгенге көндә районда 37 гаилә фермасы хуҗалыгы төзелде, аларның күпчелеге максатларына ирешеп, уңышлары, өметле адымнары белән куандырып киләләр.Без гаилә фермалары төзү буенча республикада 8 урында торабыз. Терлекчелек тармагына килгәндә , малларның баш санын шактый гына арттыруга ирештек. Җитештергән һәм саткан прдукциябезнең күләме дә алдагы елларга караганда үсеше белән сөендерә. Бер сыерга уртача савым 4500 килограммнан артып китте. Сүз дә юк, барлык уңышларыбызның нигезендә кеше хезмәте, күмәк тырышлыгыбыз, яңалыкларга омтылуыбыз мөһим урын алып тора.
Укучыларыбыз республикакүләм җиңүләр яулыйлар икән,ә алар аз түгел, монысы мәгариф тармагында хезмәт куючыларның олы хезмәте.Соңгы елларда спортчыларыбыз педьсталларга еш күтәрелә башладылар, ә бу исә тренерларыбызның максатчан эшләве, заманча спорт обьектларыбызның ишәюе нәтиҗәсе.Гомүмән дә, районыбызның иктисадый- социаль үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләрнең, район чәчәк атсын, яшәешебез матурлансын диеп күңел биреп йөрүчеләребезнең ишәя баруы нык сөендерә.Алга таба да Балык Бистәсе җирлеге ямьләнсен, матурлансын, халкыбыз шатлык-куанычларга күбрәк тиенсен иде.