ЗУР ХЫЯЛЛАР, БӘХЕТ ӨМЕТ ИТЕП, ЕЛЛАР ЧИГЕН ЯНӘ ҮТӘБЕЗ...
Хөрмәтле зәйлеләр, шәһәребез кунаклары!
Яңа ел бәйрәменең кабатланмас, бернәрсә белән дә чагыштыргысыз үз йөзе бар. Үтеп баручы ел белән хушлашу сагышы, Яңа елны каршы алу сөенече самимилек, эчкерсезлек атмосферасы бирә.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы белән тарихта калачак 2015 ел тәмамланып килә. Каһарманлыгы, фидакарь хезмәте белән бөек җиңүгә ирешкән, икътисадыбызны булдырган сугыш һәм хезмәт ветераннарына без чиксез рәхмәтле.
Һәр буынның үзенә генә хас язмышы, үз миссиясе, үз сынаулары һәм авырлыклары бар. Ил тормышында икътисади һәм сәяси вакыйгалар белән бәйле кайбер кыенлыклар булуга карамастан, республикабыз ышанычлы адымнар белән алга бара, социаль үсеш тенденциясе, икътисади тотрыклылык саклана. Районда агымдагы елда 20 мең квадрат метр торак йорт, 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, 4 спорт мәйданчыгы, Иске Тәкмәк авылында клуб, Чыбыклыда модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеп файдалануга тапшырылды, 14 күпфатирлы йорт, 2 мәктәп, 6 ФАП, 24 товарлыклы-сөтчелек фермасы капиталь төзекләндерелде, стадионда үзгәртеп кору эшләре алып барыла. Шәһәрне төзекләндерүгә быел 220 миллион сум акча сарыф ителде.
Авыл хезмәтчәннәре бөртеклеләрдән 108 мең тонна уңыш җыеп алды, уртача уңыш гектарыннан 27 центнер тәшкил итте, бу – республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Районыбыз чөгендер игүчеләре шикәр заводы чимал базасына 354 мең тонна татлы тамыр тапшырды.
2015 ел районда Хезмәт кешесе елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан эшче һөнәренең абруен күтәрү буенча күп кенә игелекле эшләр башкарылды. Политехник колледж базасында машина төзелеше, энергетика, агросәнәгать өлкәләренә югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге эшли башлады, бу проектны гамәлгә ашыру киләсе елда да дәвам итәчәк.
Намуслы хезмәт, тырышлык, тагын да яхшыракка омтылу теләге белән генә туган ягыбызның алга китеше өчен куйган максатларга ирешергә мөмкин дип уйлыйм. Бу җәһәттән яңа 2016 елга без зур өметләр баглыйбыз. Киләсе елда районда төрле дәрәҗәдәге 15 проект гамәлгә ашырылачак. Иң эре проектларның берсе – Алнаш – Бөгелмә тимер юлының Зәйдәге тимер юл аша чыгу күперен төзеп бетерү, Кама инвестиция- территориаль кластерына керүче, үзенә 4 кече заводны берләштерүче “Заман” сәнәгать паркын файдалануга тапшыру бурычы тора. Шулай ук күпфатирлы ике йортны төзү дәвам итәчәк, парклар, скверлар, юллар һәм тротуарлар төзекләндереләчәк.
2016 елны районда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан иттек. Шуның белән бәйле рәвештә киләсе елда биатлон үзәге, чаңгы-роллер трассасы төзелә башлаячак, 5 спорт мәйданчыгы алу, Яңа шәһәр урман буендагы чаңгы базасын киңәйтү, милли көрәш буенча дәрәҗәле ике зур республика ярышы үткәрү планлаштырыла. Алар – шагыйрь Муса Җәлил призына һәм Ринат Фәрдиев истәлегенә милли көрәш бәйгеләре һәм башка төрле дәрәҗә ярышлар. Гомумән, спорт һәм физкультура-сәламәтләндерү учреждениеләренең бөтен тырышлыгы халыкта сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтеләчәк.
Хөрмәтле зәйлеләр! Яңа елда тынычлык, иминлек хөкем сөрсен, йортларыгыз балаларның шат авазыннан гөрләп торсын. Барыгызга да бәхет, сәламәтлек, иминлек телим. Яңа 2016 ел белән сезне!