Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2015

Балык Бистәсендә ел ахырнда соңгы комиссия утырышы булды

0

Үтеп бара торган елга йомгак йомгак ясарга әзерләнеп йөргәндә район хакимиятенең киңәшмәләр залында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара район комиссиясенең утырышы булды.

Соңгы утырышны әлеге комиссия рәисенең урынбасары Илнур Ибраһимов алып барды. Ул кыскача гына узып барган елга нәтиҗә ясап, елның үзәк вакыйгаларын искә алды, алда торган мөһим бурычларны барлады. Көнүзәк мәсәләләр буенча район эчке эшләр бүлеге башлыгының җәмәгат тәртибен саклау буенча урынбасары Ринат Мөхәммәтҗанов сүз алды. Үз чыгышында ул ел дәвамында 14 тоткынның иреккә чыгарылуы һәм алар белән даими рәвештә алып барылган эшләр турында сөйләде. Производство базаларының һәм хуҗалыкларның техник базалары йомшак саклануы, урыннарда каравылчыларның үз вазыйфаларын йомшак башкаруларына борчылуын белдерде.

Утырышта халыкны социаль яклау бүлеге житәкчесе Айгөл Вафина, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге башлыгы Рәсимә Гарифуллина чыгышларында да бүгенгесе авыр шартларда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү, яшәешләрен һәм тормыш хәлләрен берадәр җиңеләйтү максатыннан күрелгән чаралар турында әйтеп үттеләр.

Утырышта шулай ук алда торган әһәмиятле төп бурычлар турында Муниципаль район Советының юридик бүлек җитәкчесе Рөстәм Җамалиев мәглүматлары тыңланды. Күтәрелгән һәм тикшерелгән мәсәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Идрис Аметов.

Фото: редакция архивыннан алынды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса