Яңа супергеройны кабул итеп алыгыз, яки Камалда премьера – «Шүрәлене көттегезме?»
Камал театры «Шүрәлене көттегезме?» музыкаль әкиятен чыгарды. Әти-әни балаларын Яңа ел әкияте буларак шушы спектакльгә алып килә. Спектакль алдыннан яки артыннан бизәлгән чыршы тирәли интермедия булдыру шарты белән, әлбәттә.
Яңа ел бәйрәме алдыннан чыгарылса да, бу Яңа ел әкияте генә түгел – ул, мөгаен, «гаилә белән карау өчен» дип билгеләнеп, театр репертуарында үз урынын алган спектакль булып китәр. Бәйрәм көннәрендә карап өлгерә алмаган тамашачы әкияти мюзиклны сезон дәвамында карый алыр дип уйлыйм.
- Премьера алдыннан язучы Галимҗан Гыйльманов Камал театрында Резеда Гобәеваның «Шүрәлене көттегезме?!» спектакле куелу уңаеннан «Шүрәле – урман хуҗасы: фольклор, фән һәм фантазия чигендә» дип аталган лекциясен сөйләде. Гәрчә спектакль Шүрәле белән генә чикләнмәсә дә, лекциянең төп темасы – халык ышануларының һәм автор күзаллавының чигендә яшәүче серле урман хуҗасы Шүрәле образы иде.
- Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге – әкият карарга килгән балалар матур бүләк белән дә кайтып китәләр. Бүләк дигәнем, буягыч китап форматында эшләнгән програмка. Китапчыкка һәр персонажның төсле һәм буяр өчен аклы-каралы рәсеме урнаштырылган. Шундый 11 рәсем тәкъдим ителә.
- Дөрес, рәсемнәрне ясалма фәһем галиҗәнапләре ясап биргән. Ә ул әле, билгеле булганча, татар мифологиясе персонажларын бигүк белеп бетерми. Шуңа күрә булганына риза булырга туры килә. Ярар инде, баланың зәвыгын бозасыз дип мыжгып тормыйм. Яхшы инициатива белән чыкканнар икән, андый гына кимчелеккә күз йомасыдыр. Ияләшергә вакыт та бит андый рәсемнәргә, ияләшеп җитеп булмый шул.
Ххх
Иҗат командасына килгәндә, пьеса авторы – Резеда Гобәева. Композитор – Марат Әхмәтшин. Рәссам – Марина Марьянич. Режиссерлар – Илдус Габдрахманов һәм Сәлимә Әминова.
Спектакль Камал театрының «блэк бокс» форматындагы Универсаль залында бара. Бу – заманча технологияләр белән коралландыралган күп функцияле мәйданчык. Димәк, фэнтезилар кую өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
Сюжет буенча, Былтыр бармагын кыстырганнан соң, урман хуҗасы булган Шүрәле карендәшләренең мыскыллап көлүен күтәрә алмыйча, барысын да ташлап, сазлык буенча килеп урнаша. Шунда рәхәтләнеп депрессиясенә бирелеп яшәп ятканда, сазлык тирәсенә Исмәгыйль исемле авыл егете килеп чыга, урманда югалган сөйгән кызы Сәлимәне эзләп йөреше икән. Хатыны бик сорагач, Шүрәле егеткә булышырга карар итә. Чөнки, Шүрәле киткәч, урманны кара көчләр басып алган. Шүрәле белән егет (һәм куян), шактый маҗараларга юлыгып, Албастыны, Юха еланны һәм Дию пәриен җиңеп, кызны коткаралар.
Шулай итеп, төрле буын тамашачыга кызыклы, үз фәлсәфәсе булган, урынлы гына юмор белән сугарылган кызыклы әсәр язылган.
Депрессиядә утырасы бик җиңелдер ул. Ә дөньяны коткару өчен кирәк булсаң? Шулай итеп, авторлар Шүрәлебезне супергерой итеп күзаллаган. Нинди генә супергеройның да илһамчысы була – ул илһамчы хатын, иренең сазлык тирәсендә маташканын вакытлыча түзеп карап торса да, уңайлы мизгелне көтеп, иренең супергерой икәнлеген исенә төшерергә сәләтле. Илһамчы булып кына да калмый, иң хәлиткеч вакытта Дию пәрие яшәгән җиргә килеп, җиңешергә дә була. Менә шундый булдыклы ханым турында язган Резеда Гобәева. Прототибы кем икән, дип тә уйлап куйдым.
Шагыйрә һәм драматург Резеда Гобәева һәм композитор Марат Әхмәтшинның иҗат җимешен куярга биюче парлар Илдус Габдрахманов һәм Сәлимә Әминова алынган. Хореография буенча зур тәҗрибәле ике яшь режиссер, артистларның кызыклы пластикасына басым ясап, кызыклы тамаша тудыра алган.
Аларның балалар әкияте кую буенча тәҗрибәсе дә бар – «Кәҗә, сарык һәм башкалар» әкияте Камал театрының Кече залында байтак еллар барды. Әмма Камал театрының Кече залы белән яңа бинадагы Универсаль зал мөмкинлекләре буенча бер-берсеннән нык аерыла. Артистларның мөмкинлегенә Универсаль зал мөмкинлекләрен дә кушасы иде дә бит... Спецэффектлар диюем... Әмма кушмаганнар шул, Исмәгыйль белән Сәлимәне өстәге күперчек читенә эләктереп куюдан һәм Албасты белән Дию пәриенең идән тишегенә төшеп китүеннән тыш бернинди спецэффект та юк. Спецэффектлар урынына кызыклы пластика (булганына разый булсагыз) – артистлар булдыра!
Уйлап-уйлап торам да, тагын бер уйлап куям: бәлки аларга бию һәм биюләр кую хәерлерәктер. Гаҗәеп талантлы бит алар… хореографиядә.
Албасты төшеп бара
Фото: © Салават Камалетдинов
Ә менә декорацияләр, аеруча костюмнар – спектакльнең уңышы. «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Марина Марьянич гаҗәеп кызыклы костюмнар иҗат иткән. Җен-пәринең кыяфәтләрен фотолардан карап чыгыгыз әле – шәп бит!
Сәлимәне «Красная шапочка» әкиятендәге кызга әйләндереп куюы бераз аптыратты. Әмма анысы гына түзәрлек.
Исмәгыйль белән Сәлимә ролендә – Булат Мөхәммәтҗанов белән Гүзәл Гюльвердиева
Фото: © Салават Камалетдинов
Фольклорчы белгечләр «өлешенә кереп», спектакльне мифологик яктан «сүтеп җыймыйм» – кызыклы гына күренешләр бар иде.
Артистлар турында берничә сүз. Төп герой – супергерой Шүрәле – Илнур Закиров (Искәндәр Низамиев та уйнаячак). Тормыштан арыган, әмма яңадан тормышка кайткан Шүрәлене шәп гәүдәләндерде. Хатыны Шүрәлинәне Гөлчәчәк Хәмәдинурова (Айгөл Миңнуллина) башкарды. Бәйләнчек Куянны Илүсә Камалиева уйнады (Рәдиф Галимов та уйнаячак). Башка рольләрдә – нигездә театрның яшь артистлары.
Шүрәлинә шәп бит, әйеме? Янәшәсендә – Бака.
Фото: © Салават Камалетдинов
Тамаша музыкаль әкият икән, иң мөһиме музыка булырга тиеш. Ул чыннан да шулай – профессиональ эшләнгән оригиналь композицияләр тәкъдим ителде.
«Бу әкиятнең идеясе миндә туды. Барысы да «Афәрин» хәйрия фонды белән әкият язудан башланды. Әзер проектны Камал театрына тапшырдык. Спектакльдә 20 музыкаль номер, 11 җыр бар. Мин заманча музыка иҗат иттем. Әлбәттә, музыканы татарча итәргә тырыштым, ләкин заман үзгәрә, һәм гел пентатоника белән генә эшләп булмый. Пентатоника белән генә эш итсәк, ретро була», – дип сөйләде Марат Әхмәтшин спектакль алдыннан журналистларга.
Татар әйтмешли, кулыңнан куан, Марат, музыкаңны тыңлау җан рәхәте иде.
Гафу, әйтмичә булмый, музыка дигәннән, бер проблема – җырларны драма артистлары «тартып» җиткерә алмады. Чөнки күренеп тора: музыка профессионалларны күздә тотып эшләнгән. Ә театрларда яхшы гына вокаллы драма артистлары эшли. Алар алдына мюзиклда җырлау таләбен куеп та булмыйдыр.
Ни өчен шулай килеп чыгуы сәбәбен (профессионаллар өчен язылып, драма артистларга тапшырылуын) «Татар-информ» архивыннан таптым. Гыйнвар аенда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рус телле версиясендә журналист Айсылу Хафизова, композитор һәм продюсер Марат Әхмәтшин сүзләренә сылтама белән, «Чулпан» мәдәният үзәгенең «Шурале. Не ждали?!» дип аталган әкият-мюзикл әзерләве турында язган иде. Проектта Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Алинә Шәрипҗанова, Әмир Әхмәдишин, Резеда Шәрәфиева, Ләйсән Мәхмүтованың катнашуы көтелгән. Мюзиклны Казан шәһәр филармониясе «Казан» бию ансамбле, «Казан нуры» оркестры белән куярга планлаштырган.
Сюжет буенча, авыл егете урманнан сазлык буенча качкан Шүрәледән Аждаһа янына бару юлын сорый. Чөнки Аждаһа аның сөйгән кызын урлаган була. Юлда алар күп сынаулар аша узалар, Су анасын, Күк сыерын, Камыр батырны, Кәҗә белән Сарыкны, Акбайны очраталар.
Иҗади командада Илгиз Зәйниев һәм Сергей Скоморохов исемнәре дә була. Чөнки әлеге иҗади команда Марат Әхмәтшин белән бергә Казан циркында «Печән базарында» милли театр-цирк спектакле чыгарган иде.
Спектакль, 7440 тамашачы карарлык итеп, 16 тапкыр күрсәтелергә планлаштырылган була. «ТНВ», «Шаян ТВ», «Мәйдан» каналларында да күрсәтелү планнары була.
Әмма, күрәсез, проект Камал театрының Универсаль залында калкып чыкты. Залда «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова да бар иде. «Марат Әхмәтшин чакырды да, килдем. Бездә булмавы вак-төяк техник сорауларга бәйле. Тормышта андый гына хәлләр була. Планнар үзгәреп тора», – диде Чулпан Закирова.
Каникул көннәрендә Шүрәле һәм аның дуслары (һәм дошманнары) сезне Камал театрында көтә.
Су кызлары
Фото: © Салават Камалетдинов
Албасты – Артур Шәйдуллин
Фото: © Салават Камалетдинов
Алгы планда – Илүсә Камалиева башкаруында Куян
Фото: © Салават Камалетдинов
Шүрәле һәм бүреләр
Фото: © Салават Камалетдинов
Куян һәм аның дуслары
Фото: © Салават Камалетдинов
Дию пәрие – Ирек Хафизов
Фото: © Салават Камалетдинов
Дусларның финал җыры
Фото: © Салават Камалетдинов
