Добавить новость
ru24.net
Все новости
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рамил Шәраповтан күңелле истәлек: «Менә эләккән иде анда миңа!»

0

Юморист һәм җырчы Рамил Шәрапов социаль челтәрдәге аккаунтында бәләкәй чагында булган күңелле бер хәлне искә алган.

«Әти-әни ике атнага Чиләбегә киткән иде. Ул вакытта инкубаторлар модада иде, ягъни йомыркаларны ут астында тотып, чеби чыгару. Күп кешенең инкубатор бар иде инде. Ә мин ул әйбер турында кемнәндер ишетеп алдым да, гади лампа астына ике күкәй куйдым. Имеш, әти-әни Чиләбедән кайтканчы, лампа астында чеби чыгарам. Чыкмый да, чыкмый инде. Ничек мин өйдә янгын чыгармаганмын, Аллаһы Тәгалә саклап калган. Аннан, тизрәк чыксыннар дип, ике лампа куйдым – чыкмый.

Бер атнадан соң, чебиләрем чыга дигәндә, әнинең әнисе мине тапмы. Ул күкәйләрне бер якка, икенче якка атып бәрде. Минем бизнес ватылды. Менә эләккән иде анда миңа! Бик кызык хәл булды ул. Әти-әниегез Чиләбегә китсә, чеби чыгарыгыз», – дип сөйли ул көзге алдында грим салганда.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса