Бәйрәм көннәре хисабына отпуск ялын арттырып була
2026 елда бәйрәм көннәре исәбенә отпускны озынайтып була. Бу турыда «Татар-информ» hh.ru юристы Дарья Ерзинага сылтама белән яза.
«Иң нәтиҗәле вариант – отпускны озын бәйрәм чорлары белән берләштерү. Мәсәлән, Яңа ел каникулларыннан соң ук (12-18 гыйнвар көннәрендә) бер атналык отпуск алганда, минималь күләмдә отпуск көннәре сарыф итеп, 19 көнгә кадәр өзлексез ял алырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Ерзина.
Белгеч сүзләренчә, шундый ук стратегия май һәм июнь айларында да эшли, чөнки бәйрәм көннәре зур күләмдә түләнә торган отпуск көннәрен кулланмыйча гына ял вакытын озайтырга мөмкинлек бирә.
Әгәр 2026 елда отпуск планлаштырганда төп максат финанс яктан отышлырак булу икән, аны эш көннәре саны күбрәк булган айларга туры китереп планлаштырырга кирәк – бу очракта отпуск өчен түләү дә күбрәк булачак, диелә хәбәрдә.
